Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла

2018 елның 12 февралендә (19 сәгатьтә) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәне оештыручылар: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. «Язучы үз биләмәләренә, язмышы очраштырган чорга хуҗа булырга тели, ул, үз дулкыннарын уйнатып, үз агымын тудырып, халкына, милләтенә каршы бара: «Мә, ал, халкым! Бу әсәрләрдә минем газап-сөенечләрем, безнең уртак язмышыбыз. Мин сезне күрәм, ә сез мине күрәсезме? Мин ичбу, мин! «Өч аршын җир»не язган, «Җомга көн, кич белән...»дә Бибинур булып сезгә кычкырган татар баласы! Гомерем буе сезнең җәбер-җәфаларны аңларга тырышып, кайгы-хәсрәтегезне үземнеке итеп санап, тормышыгызны җиңеләйтергә, офыгыгызны киңәйтергә тырыштым». Кичә Аяз аганың әлеге җан авазына тәңгәл сүзләренә тәңгәл корыла. Аяз Гыйләҗев геройлары тамашачыга аның кичерешләрен, уйларын, өзгәләнүләрен җиткерә, сагышка сала, нидер искәртә... Язучы турында хатирәләре белән аны якыннан күреп, белеп аралашкан чордашлары, дәвамчылары, аның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән язучылар, әдәбият галимнәре, якын туганнары, дуслары уртаклаша. Катнашалар: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла; Татарстанның халык артисты Резеда Галимова; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия, Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театрлары; Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле  һ.б. Сценарий авторы – Гүзәл Сәгыйтова Режиссер – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.
Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 – 1950 елларда ул – Казан дәүләт университетында укый. 1950 елның мартында 58 статья буенча (советларга каршы пропаганда) хөкем ителә. 1955 елның августында азат ителә һәм реабилитацияләнә. 1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1983 ел), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985 ел), М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1987 ел), Татарстанның халык шагыйре (1993 ел). 2002 елда Казанда вафат була. Әдәби-музыкаль кичәгә чакыру билетларын Камал театры кассасында алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (843) 293-03-74. Касса адресы: Казан, Татарстан ур., 1 йорт. Эш вакыты: 10 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев