Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин легендар кулинар Юныс Әхмәтҗанов турында китап язган

Татарстанның халык шагыйре, "Татар гаиләсе" бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин легендар кулинар Юныс Әхмәтҗанов турында китап язган. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. “Минем күптән Юныс Әхмәтҗанов турында китап чыгару хыялым бар иде. “Тәмле ашлар җырчысы Юныс Әхмәтҗанов” дип аталган китап ике телдә булачак. Монда мин аның турында булган бөтен материалларны җыярга тырыштым”, - диде Роберт Миңнуллин. Ул китапны Дәүләт китап нәшриятында чыгарырга теләгәнен, ләкин бу нияте гамәлгә ашмаганын әйтте. Бу нисбәттән китапны нәшер итүгә алынган В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясовага рәхмәтен белдерде. “Китап 1 мең тираж белән чыгачак. Монда Юныс абый турында истәлекләр дә урын алган. Беренче итеп Рөстәм Миңнеханов истәлекләрен керттек. Әйбәт китап, укучылар яратыр дип ышанам”, - дигән теләктә калды Роберт Миңнуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев