Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак

9 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстанның Баулы муниципаль районы. Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша. Кичәдә Фәнис Яруллин әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. Катнашалар - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев; Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Асаф Вәлиев; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Илфат Камалиев, Гөлнара Тимерҗанова, Лилия Хәйруллина, ИлГәрәй, Чулпан Йосыпова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, шагыйрьнең якташлары – Баулы районы сәхнә осталары. Сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматов. Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. Башлана – 18.30.
Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елдаавторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга. Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә. Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды. Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә. Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.
Татар-информ
Википедиа

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев