Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин Бөтендөнья рекордлар китабына кертелгән

Әлки районында туып-үскән җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде, дип яза җирле басма. Күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордсмен булды. Гаҗәеп матур тавышка ия талантлы башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин татарның бай җыр мирасын торгызу, халыкка кайтару юнәлешендә бик күп көч куя. Берничә ел элек ул 205 татар халык җыры яздырылган диск чыгарды. Анда кергән татар җырлары 14 сәгатькә якын яңгырый. Якташыбызның бу хезмәтен тиңдәше булмаган вакыйга, чын мәгънәсендә татар халык җыры энциклопедиясе дип атадылар. Җырчы әле онытылган татар халык җырларын эзләү, аларны дөньяга чыгару юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Ул дистә ярым рус халык җырлары туапланган СD диск та чыгарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев