Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык рәссамы Владимир Акимовның "Армагеддон" картинасы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде

Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Акимовның бер  картинасы быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. «Армагеддон» картинасында дөньяда барган явызлыкның тамыры нидә  дигән сорауны ачыклыйсым килде. Дөнья сәясәтчеләрнең амбицияләре хәттин ашкан, - дип белдерә рәссам «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Тормышыбыз күп төсмерле, рәссам кеше читтән генә узып китәргә тиеш түгел! Әгәр ул яши торган дөньябызны сүрәтләми икән, димәк  үз профессиясенә тугры түгел, - дип саный Владимир Акимов. -  Безнең һөнәр, күпмедер дәрәҗәдә, журналист һөнәренә охшаган. Без дә тормышны чагылдырырга бурычлы.  «Армагеддон»да нәкъ менә бүген җиһанда бара торган сәяси афәтләр чагылыш таба. Шушы картина аша мин тирә-ягыбыздагы вакыйгаларга карата фикеремне, мөнәсәбәтемне җиткердем. Анда мин яхшылык белән явызлык көрәше темасына тукталдым. Бу ике тараф дөньяга кеше яралганнан бирле тарткалаша дип  саныйм. Дөнья сәясәтчеләрнең амбицияләре хәттин ашкан. Шуның аркасында бер гөнаһсыз адәмнәр харап була».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев