Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев татар рәсем сәнгатенә игътибар җитми дип саный

Б.Урманче исемендәге премиянең статусын күтәрергә кирәк. Татар рәсем сәнгате дәрәҗәсе соңгы елларда артка тәгәри башлады, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев. «Татар рәсем сәнгатенә рәссамнар аз килә, - ди кылкаләм остасы. -  Татар рухында ясаучыларны күз уңында тотып әйтүем, чөнки аларга бернинди стимул, терәк, кызыксындыру чаралары юк.  Б.Урманче исемендәге премия татар сәнгатен күтәрү өчен бирелергә тиеш. Ни хикмәттер, аны татарларга бирергә ашыкмыйлар. Югыйсә, Бакый Урманче - ул безнең иң зур остазыбыз. Татар рәсем сәнгате нинди булырга тиеш икәнлегенә юл күрсәткән шәхес. Ә без татар рәссамнары Бакый Урманче премиясен ала алмыйбыз, анда икенче милләт вәкилләре өлгерлек күрсәтә. Безнең кандидатура үтми,  сәнгать белгечләре дә татар сәнгатенә хәерхаһлы түгел. Шәхсән үзем бу бүләккә 15-20 ел талпынып карадым. Татар рәсем  сәнгатенә игътибар җитми. Җыр сәнгате юнәлешендә нинди генә премияләр юк, шуңа күрә җырчылар да күп. Ә татар рәсем сәнгате ятим бала хәлендә кала бирә, рәссамнарга эшләргә стимул юк, шуңа күрә рәссамнар да бик аз. Алар үтемле товар гына ясап сатуны кулай күрә». Саба районының Керәнле авылында туып үскән, бүгенге көндә Яр Чаллы каласында яшәп иҗат итүче рәссам Мадияр Хаҗиевнең «Кол Гали һәм аның даирәсе» картиналар сериясе быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев