Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат

Татарстаның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат. Бу хакта үзенең фейсбук аккаунтында улы Булат Фәйзуллин язган. Тәслимә Фәйзуллинага быел июль аенда 65 яшь тулган иде. Ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итте. Иң билгеле рольләре - Х. Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектаклендә Рәхилә, Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ында Гөлчирә, Н.Гыйматдинованың "Сихерче" әсәрендә Убыр, И.Грекованың "Тол хатыннан көймәсе"ндә Флюра, И.Юзеевның "Гашыйклар тавы"нда Ләлә. Бүгенге көндә Тәслимә Низаминың ике спектакльдә рольләре бар иде - Н.Гыйматдинованың "Бер тамчы ярату" әсәрендә Рабига һәм Федерико Гарсия Лорканың "Өметсез хыяллар" спектаклендә Бернанда.
Татар-информ
Фото: tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев