Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтә

Миңгол Галиев – кешеләр күңелендә матурлык тудырырга яратылган зат. Аның беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуына киләсе елга 60 ел тула. Ә быел педагоглык эшчәнлегенә 50 ел тулды. Шушы дәвер эчендә ул татарлар гына түгел, башка милләт яшьләрендә дә милли моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләде. Алар арасында төрек, әрмән, үзбәк егетләре-кызлары бар, яшьләре дә 7 яшьтән алып 86 яшькә кадәр. Ул үзенең җыр мәктәбен оештырган педагог. Аны «Азино» балалар иҗат үзәге белән Алиш исемендәге иҗат үзәгендә укучылар көтеп алалар.

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты: – Җыр сәнгатенә юлны миңа Миңгол абый ачты. Ул милли җыр сәнгатенә тугрылыклы булып хезмәт итә. Җырның кадерен белә. Яше 75кә җитсә дә, аның яшьләр көнләшерлек энергиясенә шаккатам. Ул һаман яшьләрне эзли. Төп максаты : милләткә хезмәт итү. Татар җыр сәнгатен күтәрүдә зур көч куя ул, үз сүзе, үз фикере бар. Миңгол абый миңа абыем кебек кадерле.

Рөстәм Закиров,Татарстанның атказанган артисты: – Миңгол абый җыр сәнгатендә лаеклы урын алган өлкән артистларның берсе. Мөгаллим буларак, ул үзенең студентлары белән горурлана ала. Шушы арада аның туган көнендә дә бергә чыгыш ясадык. Милләтебезгә тагын да хезмәт итсен әле. Аңа рәхмәттән башка сүз юк.

Закир Шаһбан, Татарстанның атказанган артисты: – Миңгол абый искиткеч саф күңелле кеше. Ул мине зур сәхнәгә алып чыкты. 1995 елда «Татар җыры» фестивалендә икенче урын алуымда аның да өлеше булды. Күп еллар аның татар сәнгатенә хезмәт итүен телим. Егетләр сыман, энергиясе сүрелмәсен. Яшәү дәрте сүнмәсен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев