Татарстанның халык артисты, күренекле режиссер Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачылды

Казанның Татарстан урамы, 7 нче йортында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, күренекле режиссер Празат Исәнбәткә мемориаль такта ачылды. Әлеге йортта Празат Нәкый улы Исәнбәт егерме ел - 1981 елдан 2001 елга кадәр яшәгән. Хәзер йорт диварында рәттән өч истәлек тактасы тора – Хәйдәр Бигичевка, Рөстәм Яхинга һәм Празат Исәнбәткә. Празат Исәнбәткә мемориаль тактаның авторы - Фәриз Фәсхетдинов. Искә алу чарасында режиссерның сеңлесе Йолдыз Исәнбәт, улы Ренат Празат, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре катнашты. Чараны Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй алып барды: “Арабыздан киткән зур шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү – изге бурычыбыз. Ул киң эрудицияле, нечкә зәвыклы, интеллигент кеше иде”, диде артист. Тантаналы чараны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова ачты: “Татар профессиональ театрына 110 ел тулган шушы көннәрдә милли сәнгатьне үстерүгә гомерен багышлаган шәхесебез исемен мәңгеләштерү максаты белән җыелдык. Празат Исәнбәтнең татар театр сәнгатендә үз урыны бар. Шушы мемориаль такта күренекле шәхесләребез истәлеген саклау, татар театр сәнгатен пропагандалауга зур өлеш кертер дип ышанам”, диде ул. Сүзне Празат Исәнбәтнең шәкертләре алды. “Чыннан да Празат абыебыз затлы шәхес иде. Ул безгә тормыш мәктәбе булды, - дип башлады сүзен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина. - Аның үз юлы бар һәм ул беркайчан да үз юлына хыянәт итмәде: үзе теләгәнчә яшәде, үзе теләгәнне куйды, үзе теләгән артистларны җыйды. Туксанынчы еллар башында – Гаяз Исхакыйны беркем дә сәхнәгә күтәрергә җөръәт итмәгән вакытта Празат абый “Зөләйха”ны чыгарды. Әле 1992 елларда бик иркенлек юк иде. Бүген Празат абый кабат кайткан кебек булды”. “Ул гаҗәеп артист та иде, - диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Тукай бүләге лауреаты Наилә Гәрәева. - Без аны Островскийның Марсель Сәлимҗанов куйган “Котырган акчалар”ында Васильков ролен күреп шаккаткан идек. Ул режиссер иде, ул рәссам иде... Празат абыйның рухы шат булсын!” Мемориаль такта өстеннән ак пәрдә алынды, такта янындагы җыйнак кына киштәгә чәчәкләр куелды. Үзәккә үтәрлек салкында артыгын сөйләр мөмкинлек булмады, артистлар Празат ага турында истәлекләрен уртаклаша-уртаклаша тетарга таба юл алдылар. Белешмә: Празат Исәнбәт 1927 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган татар язучысы Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында актер һәм режиссер факультетларында белем ала. 1965-1998 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында режиссер. Режиссер буларак ул җитмештән артык татар, рус, чит ил драматургларның әсәрләрен сәхнәгә куйды: Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” һәм “Гөлҗамал” пьесалары, Гильерме Фигейредоның “Эзоп”, Жан-Батист Мольерның “Тартюф”, Шекспирның “Мера за меру”, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” , Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?”, Галиәсгар Камалның “Банкрот”, “Бәхетсез егет”, Фәтхи Бурнашның “Таһир-Зөһрә”, “Яшь йөрәкләр”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” һ.б. шундый зур күләмле әсәрләре аша Празат Исәнбәт татар театры тарихында җуелмас эз калдыра. 1958—61 елларда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиядә, 1983—86 елларда — Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Укучылары арасында Ирек Баһманов, Мансур Шиһапов, Наилә Гәрәевалар бар. Соңгы елларда режиссер Гаяз Исхакыйның әсәрләрен сәхнәгә кайтару эше белән шөгыльләнгән – әдипнең «Зөләйха», «Җан Баевич» әсәрләрен сәхнәгә куйган. Празат Исәнбәт 2001 елның 15 декабрендә вафат була. Татарстанның һәм Росиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең “Язмыш” исемле китабында Празат Исәнбәт турында мондый юллар язган: “...Бервакытны Академия театрының баш режиссёры Александр Михайловны эшеннән алдылар, Ширияздан абый Сарымсаков үзе гариза биреп китеп барды. Мәскәүдә ГИТИСта – театр институтында – биш ел актерлыкка, биш ел режиссёрлыкка укыган, Нәкый Исәнбәтнең “Муса Җәлил” трагедиясен куеп диплом яклаган, Казанда, Мәскәүдә театр белгечләре тарафыннан зурлап бәяләгән, тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән спектакль куеп, ул үзенең талантлы режиссер икәнлеген исбатлады. Абыйсы Булат Миңнуллович Гыйззәтуллин – Татарстан культура министры, әтисе – Нәкый Исәнбәт. Шушы кеше ничек инде театрда баш режиссер булырга теләмәсен? Шушы сорауны биргәч: - Миңа ул нәрсәгә кирәк? Баш режиссер булсам, мин үзем теләгән әсәрләрне куя алмыйм бит, - дигән. Мондый кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Андый сүзне әйтергә Празат Исәнбәт булырга кирәк. Бәлки, гомер уза торгач, аның да зур-зур исемнәр, премияләр аласы килгәндер. Ләкин үзе турында, эшләгән эшләре турында мин аның һичбер вакытта сөйләнеп, мактанып йөргәнен күрмәдем. Хуҗалар алдында ялагайланып, ялынып, соранып йөрмәде. Шушы нәрсәсе белән ул бездән бик күпкә өстен иде...” Празат Исәнбәтнең 1997 елда “Сабантуй” газетасына биргән интервьюсыннан кайбер юллар: - Әтиегезнең тормышта терәк булырлык сүзләре истәдер? - Иң истә калганы: “Кешеләргә судья булма!” дигәне. - Исемнәре буыннардан-буыннарга күчеп килгән бөек тарихи шәхесләр бар. Арада сез иң хөрмәт иткәне кайсысы? - Күп алар: галимнәр, рәссамнар, язучылар һ.б. алар арасында, минемчә, иң хөрмәткә лаеклысы – Мөхәммәт пәйгамбәр. - Сезнең өчен дөньяның сигезенче могҗизасы бармы? - Театр! Беренчесе дә, соңгысы да... - Нәрсәдән куркасыз? - Бер картның сүзләре искә төште: “Ходай бу дөньяда хатыннан аермасын, бөтен курыкканым шул”, дигән иде. мин дә шулай дим. Башка куркыр нәрсә юк кебек. - Еш хәтерегезгә килә торган шигъри юллар бармы? - Үзебез шундый булгангамы, еш кына Тукайның шушы юлларын искә төшерергә туры килә. “Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать, чылбыры юктыр, белмимен, нидер сәбәп”...

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: