Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов театраль концертына чакыра

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры барлык гүзәл затларны 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның театраль концертына чакыра. Әлеге тамаша 14 март 18.30 сәгатьтә "Энергетик" Мәдәният сараенда (Яр Чаллы шәһәре) уза. Концертта Камал театры актеры төрле спектакльләрдән җырлар һәм, шулай ук, танылган татар халык җырларын башкарачак. Яраткан хатын-кызларыгызга матур бүләк ясыйсыгыз килә икән - Әсхәт Хисмәтовның концертына билет сатып алыгыз! Билет сатып алу.  Касса телефоны: 8(8552) 70-10-93. hight__

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев