Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле "NOAM MEDIA GROUP" объективына эләкте

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2018 елда Футбол буенча Дөнья Чемпионатын, 2017 елның җәендә Конфедерацияләр кубогын кабул итәчәк Казанны тәкъдим итү ролигында төшә. Рәсми роликны Бөекбританиянең “NOAM MEDIA GROUP” компаниясе төшерә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Роликның режиссеры – Барни Дуглас, операторы – Лукас Такнотт, продюсеры – Анна Полосухина.

"Әлегә без дүрт шәһәрне – Мәскәү, Петербург, Сочи һәм Казанны төшерәбез. Казанның матур күренешләрен инде күп тапкырлар төшердек. Хәзер инде гадәти булмаган, кызыклы, динамикалы күренешләр төшерәсебез килә. Шуңа Фольклор ансамбленә килдек тә. Бу, әлбәттә, безнең генә теләк түгел иде, әлеге кызыклы коллективны безгә республика, шәһәр хуҗалары тәкъдим итте. Ансамбльнең җитезлегенә, музыкальлегенә, темпераментына таң калдык. Операторыбыз Лукас: "Биючеләрнең аяклары кайбер футболчыларның аякларыннан да җитезрәк", диде хәтта. Роликны киләсе җәйдә күреп булыр дип уйлыйбыз", - дип сөйләде продюсер Анна Полосухина.

Әлеге компания узган җәйдә Франциядә узган Европа чемпионатына, зур фестивальләргә, шоу-программаларга роликлар эшләгән. Барни Дуглас кыска метрлы нәфис фильмнар төшерүче режиссер буларак та билгеле.

Бу төшерү компаниясендә әлеге төркем Мәскәүдә Зур театрны төшерәчәк, Спиваков белән очрашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев