Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Фәннәр академиясендә "Россия һәм ислам дөньясы" дип аталган халыкара конференция узачак

17-18 ноябрьдә Татарстанның Фәннәр академиясендә “Россия һәм ислам дөньясы: экстремистик хәрәкәтләрнең глобальләшүенә җаваплар эзләү” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.

Конференция Көнчыгыштагы мөселман илләрендә радикаль хәрәкәтләрнең глобальләшү феномены белән бәйле сораулар буенча, бу процессларның дөньядагы башка төбәкләргә йогынтысы турында фикер алышуны күздә тота. Ике көнлек программа кысаларында секция утырышларында, түгәрәк өстәлләрдә әлеге процессларның сәяси, дини һәм социаль-психологик аспектлары тикшереләчәк, шулай ук заманча шартларда экстремистик хәрәкәтләрне кисәтү чаралары һәм аларга каршы көрәшү тәҗрибәсе каралачак.

Конференциядә Татарстанның, Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән ислам белгечләре, социологлар, тарихчылар, дин белгечләре, сәясәтчеләр катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев