Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Әтнә районында Әниләр клубы оештырылган

Бу хакта “Әтнә таңы” яза.

Районның тәрбиягә бала алган әниләрен түгәрәк чәй табыны артына җыйдылар. Әлеге чара тәрбиягә бала алган әниләрне бергә туплау, киңәш-табыш итү, тәҗрибә уртаклашу максатын күз алдында тотты. Шул исәптән интернет челтәрендә махсус төркемнәрен дә булдырдылар. Чара район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гөлназ Бадикова башлангычында узды. Биредә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Наилә Баһаветдинова, “Изгелек” социаль үзәге белгечләре Гүзәлия Садретдинова һәм Айгөл Баһавиева да катнашты.

Әниләр көне уңаеннан әниләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев