Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Әтнә районында "Ел укытучысы – 2017" бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Әтнәдә “Ел укытучысы – 2017” бәйгесенә нәтиҗә ясалды, дип яза районның "Әтнә таңы" газетасы. Күңгәр мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Галиева җиңүче булды. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе дә. Укучылары ел саен предмет олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Кыскасы, зона ярышларына барырга иң лаеклы кандидат. Тьютор. Бердәм республика тестын тикшерү буенча республика комиссиясе әгъзасы, эксперт укытучы, тиздән педагогик эш стажы 25 ел булачак. Республикадагы “Иң яхшы авыл мәктәбе” укытучысы да әле ул. Үз эшенә бик җаваплы караучы, төгәл, гадел белгеч. Аның хезмәттәшләре дә, мәгариф бүлеге белгечләре дә шулай бәяли. II урында Комыргуҗа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы – Алсу Таҗиева, III нче урында – Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Йосыпова. Икесе дә бары тик уңай яктан бәяләнәләр. "Педагогик дебют” номинациясендә ике яшь укытучы катнашты. Аның берсе Олы Әтнә урта мәктәбенең математика укытучысы Айнур Мөхәрләмов 1нче урынга лаек булды. Шушы ук номинациядә катнашып, икенче урын белән бәяләнгән Комыргуҗа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Аида Гарипованың да искиткеч сәләтле икәнен әйтеп узарга кирәк. Елдагыча әлеге бәйгенең сайлап алу этаплары башта районыбыз мәктәпләрендә узды. Һәр мәктәптән – бер укытучы, Олы Әтнә мәктәбеннән ике укытучы сайлап алынды. Бер дәрес видеоязмасы төшерелгән ике дистәләп видео дәрес мәгариф бүлеге белгечләре тарафыннан каралып, бәя бирелде, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев