Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Әлмәт районы мөхтәсибәте балалар арасында викторина игълан итте

Татарстанның Әлмәт районы мөхтәсибәте Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына багышлап, балалар арасында викторина игълан итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Пәйгамбәр тормышына кагылышлы сораулардан торган викторина 25 декабрьдә Әлмәтнең Үзәк мәчетендә 10.00 сәгатьтә башланачак. Бәйге дүрт яшь төркемендә – 6-8 яшьлекләр, 8-12 яшьлекләр, 12-16 яшьлек яшүсмерләр арасында оештырыла.
Бакча яшендәге балалардан кала, башкалар викторина биремнәрен язмача тапшырачак. Кечкенә балаларга исә 20 сорауга телдән җавап бирергә туры киләчәк. Ә өлкәнрәкләргә 80 сорауга җавап язачак. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне Әлмәт мөхтәсибәте исеменнән бүләкләр көтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев