Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Әлки районында хәйриячеләр халыкны газета-журналларга яздыра

Әлки районында ялгыз яшәүчеләрне, күп балалы гаиләләрне, инвалидларны ел саен хәйриячеләр ярдәме белән район газетасына яздыралар, быел да бик күп кешене җирле басмага яздырдылар, дип хәбәр итә район газетасы "Әлки хәбәрләре".

"Бу эшкә оешма һәм учреждениеләр җәлеп ителә. Район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән хатлар язып таратабыз. Вакытлы матбугатка язылу мөмкинлеге  булмаганнар исемлеген төзедек. Шулай итеп аз керемле әлкилеләргә район хәбәрләре белән танышып бару мөмкинлеге бирәбез", – дип сөйли районның Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова.

Быел ул әйткән исемлеккә 445 фамилия кертелгән. Кайбер оешмалар коллективлары үзләре генә язылып калмыйча, күп балалы берничә гаиләне, ялгызларны “Әлки хәбәрләре”нә яздырып та куйганнар. Шулай итеп 112 кешегә подписка рәсмиләштерелгән.

Әйтик, район советы 8 кешегә, башкарма комитет – 20, мәдәният бүлеге – 10, Пенсия фонды 8 кешегә киләсе елның беренче яртыеллыгында район газетасын уку мөмкинлеге бүләк иткән.

Район газетасы редакциясе дә 13 якташын яздырып куйган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев