Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак бистәсе үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде

Яңа ел каршылап “арыган” халык бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Кыш бабайлар һәр авыл җирлегеннән килгәнлектән (аларның саны кырыктан артып китте!), бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде ул парад. Һәр Кыш бабай, һәр Кар кызы, авыл үзешчәннәре такмак, җыр, бәйрәм котлаулары да әзерләгән иде. Ә алып баручылар төрле уеннар оештырды. Шуңа да тамашачыларга өшеп-туңып торырга туры килмәде. Шунда ук кино челтәре хезмәткәрләре кайнар чәй белән коймак та тәкъдим итеп торды. Тамашадан төрле җанварлар, әкият геройлары да калмаган иде (аларның күбесе балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре булып чыкты). Үзенчәлекле парадка килгән халык алар белән бик теләп фотога төште. Бирегә килгән гармунчылардан Апактан Әсхәт Насыйбуллин, Иске Чаллыдан Касыйм Хәмзин, Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов һәм башкалар күңелле көйләр уйнап, паркка килүчеләрне биетеп торды. Шулай итеп, район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әлеге тамаша яңа ел мәҗлесләреннән бераз арганнарга буыннарны язып, саф һава сулап, күңел ачып алу өчен бик тә урынлы булды, диелә Әлки районы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев