Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанның дөньяда танылу билгесе-ул толерантлык" - Энгель Таһиров

Кичә, ягъни 19 сентябрь көнне Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге каршында оешкан иҗтимагый совет утырышы узды. Мәгълүм булганча, бүлекчәне Фәрит Мифтахов җитәкли. Утырышны да ул ачып җибәрде.

Татарстан башкаласында оешкан һәм эшләүче җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашып, үзләре башкарган эшләргә нәтиҗә ясады. Мисал өчен, "Казан нуры" халыкара фестивале вәкиле Иркә Мусина бу фестиваль хакында мәгълүмат бирде һәм аны оештырырга ярдәм иткән өчен Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтаховка рәхмәт белдерде.

Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Эльмира Хамматова да Фәрит Мифтахов ярдәме белән оештырылган чараларга тукталды. Узган ел алар бергәләп Габдулла Тукайның һәм Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап, сәхнә теле буенча бәйге уздырган. Быел конкурсны халыкара дәрәҗәдә һәм вокал буенча үткәрергә планлаштыралар. Ул композитор Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуга багышланачак. "Киләчәктә тагын да зуррак масштабтагы чаралар уздырып, зуррак уңышларга ирешергә телибез. Яшьләр белән эшләвебез дә татар җәмгыяте үсеше өчен ярдәм булыр дип өметләнәбез", - диде Эльмира Хамматова.

Утырышка чакырылган тамада, мәҗлесләр алып баручы Айдар Садыйков шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсенең эшчәнлегеннән канәгать булуын билгеләп үтте. "Бирегә килеп сөйләшеп кенә утырмыйлар. Монда һәр кеше формаль булмаган шартларда аралаша. Монда күбрәк иҗади кешеләр туплана. Мин, мисал өчен, конгресс ярдәмендә, төрле һөнәр ияләре белән аралашуга ирештем", - диде ул.

Язучы Флера Тарханова исә чаралар үткәргәндә, аеруча да яшьләр белән форумнар оештырганда, очрашуга язучыларны да чакырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. "Казанда яшьләр катнашында әллә нинди чаралар уза. Аларның күбесенә чит илдән дә делегатлар килә. Мондый чараларга очрашуларга татар язучыларын да чакырырга кирәк. Чит илдән килгән татар яшьләре бездә нинди шәхесләр булуын белеп китәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Флера Тарханова.

Анна һәм Рада Кузьминалар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уздырыла торган "Кулны кулга тотыйк, дуслар" фестивале хакында мәгълүмат бирде. Утырышта катнашучыларның шактые аларга ярдәм кулы сузарга тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин исә тарихны сакларга, Татарстан башкаласының тарихи урыннарын югалтмаска өндәде.

Утырышка йомгак ясап чыгыш ясаган Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Дөньякүләм мәдәният институты ректоры (ЮНЕСКО) Энгель Таһиров утырышта җыелучыларга системалы эш итәргә киңәш бирде. "Татарстанның дөньяда танылу билгесе-ул толерантлык. Калган чаралар исә шуңа булышчы гына. Безгә системалы рәвештә эшләргә өйрәнергә, проектлы фикер йөртә белергә кирәк. Татарстанның дөнья күләмендә әһәмияте бик зур. Безгә шуны аңлау мөһим", - диде галим.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев