Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеена 12 көн дәвамында түләүсез кереп булачак

Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее эскпозицияләрен ноябрьдә 12 көн дәвамында түләүсез кереп карарга була. Мондый мөмкинлекне татарстанлыларга һәм башкала кунакларына Россиядәге эре банкларның берсе үзенең туган көне уңаеннан тудыра.

Шулай итеп, теләге булган һәркем 15-27 ноябрь көннәрендә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасындагы даими экспозицияләр, шулай ук хәзерге вакытта рус импрессионисты Константин Коровинның Рус музее җыелмасыннан китерелгән күргәзмәсе белән таныша ала.

Музей экспозицияләрендә рус һәм чит ил авторларының хезмәтләре тәкъдим ителә. Шул исәптән анда Д.Левицкий, Ф.Рокотов, И.Айвазовский, И.Репин, И.Шишкин, В.Серов, И.Грабарь, В.Кандинский, Р.Фальк, Н.Фешин һәм башка бик күп мәшһүр рәссамнарның сынлы сәнгать әсәләре куелган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев