Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт архивында Рөстәм Яхинның тавышы һәм үз кулы белән төзәтмәләр кертелгән ноталары саклана (ФОТО)

Татарстан Дәүләт архивы Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхин туган көне алдыннан үзләрендә сакланган композитор белән бәйле документларны тәкъдим итте. Күргәзмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетында оештырылган иде. nota Күргәзмәгә Татарстан Милли архивында сакланган язма документлар куелган. Болар, нигездә, СССР Совет композиторлар берлеге, Китап нәшрияты кебек төрле учреждениеләрнең документлары – оешмаларның «дело»лары, беркетмәләр, афишалар, программалар, газета-журнал редакцияләрендә кулланылган фоторәсемнәр. Кадерле документлар арасында Рөстәм Яхинның Союзның Кадрлар бүлеге өчен үз кулы белән язылган автобиографиясе, ноталарның композитор үз кулы белән төзәткән вариантлары бар. Фоторәсемнәр - өчәү, архив хезмәткәрләре әйтүенчә, тагын ике негатив та саклана. Ноталар арасында Татарстан Дәүләт гимны итеп сайланган «Туган ягым» җырының нотасы юк. Архивные материалы, посвященные татарскому композитору Рустему Яхину Композиторның туган көне алдыннан оештырылган күргәзмәдә Рөстәм Яхин белән турыдан-туры бәйле 20ләп документ күрсәтелгән. Алар белән Дәүләт архивының баш архивисты Илһамия Әлмөхәммәтова һәм Уку залы секторы мөдире Любовь Хуҗиева таныштырды. Архивные материалы, посвященные татарскому композитору Рустему Яхину «Рөстәм Яхин белән бәйле документлар архивта күп түгел, әмма бездә булган документлар моның белән генә чикләнми. Архивта Рөстәм Яхинның катнашы булган күп төрле документлар саклана. Әйтик, Композиторлар берлеге уздырган җыелышларның беркетмәләре булырга мөмкин, төрле оешмаларда әгъза булып торуы турында шул оешма документлары, - ди Архивның Уку залы секторы мөдире Любовь Хуҗиева. - Бездә Казан консерваториясе фонды бар. Әмма Яхин анда ике ел гына эшләгән, документларда бик күренми, ә менә төрле концерт программаларында ул бик күп - Казанга кайтуга бик еш яңгырый башлаган». Архивные материалы, посвященные татарскому композитору Рустему Яхину Архив белгечләре әйтүенчә, архивта Рөстәм Яхинның шәхси документлары юк, алар тапшырылмаган. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова да бу проблеманың булуын әйтә. Күргәзмәне оештыручылар Рөстәм Яхин белән бәйле документларны бәлки халыктан сораргадыр дигән фикердә. «Бәлки, кемдәдер ниндидер фотолар, төрле документлар сакланадыр. Бәлки, халыкка мөрәҗәгать итеп караргадыр», - ди Любовь Хуҗиева. Рөстәм Яхинның бөтен аудиоязмалары Дәүләт үзәк аудиовизуаль архивта саклана. Алар барысы да электрон форматка күчерелгән. Татар композиторлары күп, тик алар татар музыкасы язмый – музыка белгече Нәркиз Мөштәри «Радио фонды бездә булгач, Рөстәм Яхинның бөтен әсәрләре архивта саклана - үзе башкарган фортепиано әсәрләре, җырчыларга аккомпанементлары бар. Ә менә тавышын бик бирдерми иде ул. Мин аны көч-хәл белән бер алган идем, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музыка белгече, аудиовизуаль документлар дәүләт архивы белгече Нәркиз Мөштәри. - Татарстан радиосында яңа музыкаль язмалар турында тапшыру алып барганда, «Кышкы Казан» җырын яздырган идем. Шунда ул бер-ике сүз әйтте, радиотапшыруларда сөйләшергә бик яратмый иде». Нәркиз Мөштәри үзенең Рөстәм Яхин белән туганнар булуын искә алды. «Минем әтинең апасы Мәрьям апа Рөстәм Яхинның әнисе була. Алар барысы Ситдыйк Мусинның балалары инде. Әниләре генә башка. Без аларга барып йөри идек. Мәрьям апа исән чакта гел була идек. Ул киткәч тукталып калды», - дип искә ала Нәркиз Мөштәри. Мәгълүмат өчен. Шәриф һәм Ситдыйк Мусиннар – танылган Казан байлары, сәүдәгәрләр. Нәркиз Мөштәри – күренекле композитор Ренат Еникеевның хатыны, гомере буе радиода музыкаль тапшырулар бүлегендә эшләп татар композиторларын пропагандалаган, хәзер аудиовизуаль документлар архивында эшли. Иcкәртеп үтәбез, бүген Казан Дәүләт консерваториясе каршында – шәһәр үзәгендәге Зур Кызыл урамы скверында СССРның халык артисты, Татарстан гимны авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев