Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Чистай районында мөселман яшьләре берлеге активистлары кошларга кышкы җимлекләр ясау буенча мастер-класс уздырды

Мастер-класс “Иман” мәчетендә оештырылды, анда райондагы балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мөселман яшьләре берлегенең тәҗрибәле кул осталары яшүсмерләр белән бергә берничә җимлек ясаган. Мондый остаханәне оештыручылар сүзләренә караганда, кул эшләре чаралары яшүсмерләрдә эшне, табигатьне ярату хисен уятырга, аларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтергә ярдәм итә. Барлык җимлекләр дә шәһәр мәчетләре территорияләрендә урнаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев