Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Бөгелмә районында нефть саммиты башланды

ТРның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә урнашкан "Нептун" ял базасында республиканың нефть компанияләре җитәкчеләре, шулай ук республика һәм федераль тармак министрлары һәм директорлары катнашында традицион еллык киңәшмә башланды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары - Җир асты байлыкларыннан файдлану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев һәм РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов килгән. Мондый дәрәҗәдәге киңәшмәләр 2001 елдан бирле үткәрелә һәм алар рәсми булмаган "Нефть саммиты" атамасын алган. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Магановның чыгыш ясавы көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев