Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районында урнашкан "Халыклар дуслыгы" музее дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул итә (фото)

Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан "Халыклар дуслыгы" музее  Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә абруйлы ядкарханәләрдән санала. Аның алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевне белмәгәннәр сирәктер. Әлеге музей дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул итә икән. Гарифҗан Галиев җитәкләгән  “Халыклар дуслыгы” музеендагы экспонатлар белән танышырга бүген инде дөньяның төрле илләреннән-төбәкләреннән киләләр. 26 чит илдән  кунаклар кабул иткән алар. Биредә  22 меңнән артык экспонат исәпләнә. 38 телдә язылган истәлеклэр китабы гына да 13 томнан тора! Музейда 10 зал бар, шуның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Заманында Гарифҗан абый үзендә сугыштан алып кайткан 133 ядкәр дә биредә урын алган. Г. Галиев – гаять кызыклы шәхес, туган авылы Каенсарда үз көче белән, сугыш каһарманнарына һәйкәл куйдырган. Бөек Ватан сугышы чорында Каенсарда 35 хуҗалык исәпләнгән, шуннан 45 кеше яу кырына китеп бара. Аларның егерме икесе сугыш кырында ятып кала, ә егреме өчесенә туган якларына кайту бәхете елмая. Алар арасында Гарифҗан агай да була. Бүгенге көндә Каенсарның каһарман егетләреннән ул гына исән. Шуңа күрә: “Галиев абый авылда һәйкәл булдыруны изге бурычы дип санады,” - диләр аның хакында якташлары.
Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка 90 яшь тулды. Бу атнада Чепья мәдәният йортында әлеге олуг шәхескә багышланган “Бөек бәхет – калсын киләчәккә сүнмәс нур булып” дигән юбилей тантанасы үткәрелде. Юбилейда Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, республиканың төрле районнарыннан килгән музей җитәкчеләре, юбилярның укучылары, хезмәттәшләре һәм район үзешчәннәре катнашты. “Гарифҗан ага - безнең районыбыз горурлыгы! - диде Илһам Гайнетдинов. – Ул үзенең фидакяр хезмәте белән районыбызны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танытты.  Моннан 50 ел элек үзе нигез салган данлы “Халыклар дуслыгы” музеен 90 яшендә дә җитәкли әле. Һәр иртәне 7 тулганчы эшкә килә. Районга шалтыратып, безнең хәлләрне белешә. Үзенең саллы киңәшләрен җиткерергә дә онытмый.  Легендар шәхесебез әле 100 яшенә кадәр музейда эшләр, дип өметләнәбез. Аны Гиннесның рекордлар  китабына кертергә исәп тотабыз. Аның районда, республикада  дан казанган абруена таянып, “Халыклар дуслыгы” музеен кабаттан яңартып  заманчалаштырырга да исәбебез бар. Легендар шәхесебез 95 яшьлегенә боларны башкарып чыгар, дип өметләнәбез”.Татарстан Президенты Указы нигезендә бирелгән икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе, медальләр кавалеры Гарифҗан Галиев быел “Татарстан Республикасы алдында фидакяр хезмәте өчен” медале белән дә бүләкләнде. Балтач районының Чепья авылында 7 милләт вәкиле дус-тату гомер итә. “Безнең мәктәптә бүгенге көндә 20 авылдан килеп 303 бала укый. Аларны 4 автобус йөртә.  Укучыларның 53 проценты - удмуртлар, 36 процентты - татарлар, 8 проценты - марилар һәм башка милләт балалары. Укытучылар коллективы 43 кешедән гыйбарәт. Укытучыларның 20се - татар, 20се - удмурт, 2се - мари, берсе рус милләтеннән”, - ди Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев. Директор  белдергәнчә, авылда борынгыдан килгән гадәтләргә нигезләнеп эш итәләр:“Электән килгән традицияләрне дәвам иттерәбез. Барлык эш-гамәлләребезне бергәләп башкарабыз. Бездә милләт вәкилләрен аерып карау гадәте укытучылар арасында да, балалар арасында да юк. Безнең 6нчы сыйныфта Артур Григорьев - чегән малае да укый. Шуграк, укуга әлләни хирыс булмаса да, аның белән горурланабыз. Шул егетебез татарча көрәш буенча районыбызда 3 тапкыр беренче урын, 4 тапкыр икенче урын алды.  Берничә милләтнең дус-тату яшәве ул легендар шәхесебез Гарифҗан Галиевтән дә килә. Авылыбызда музейга нигез салынганнан бирле бездә бу төшенчәләргә аерым урын бирелә. Гарифҗан аганың танылган исеме - мәктәп өчен дә зур дәрәҗә. Мәктәптә фәннәр рус телендә укытылса да, күпмилләтле булгач, атнага 3 сәгать  туган тел дәресе дә керә. Монда татар балалары татар телен (атнага биш сәгать), башка милләтләр үз ана телен өйрәнә. Удмурт, мари балалары  русча, татарча һәм үз телләрендә  дә иркен сөйләшәләр,” - ди Сәйдәш ага. Гарифҗан Галиев юбилеена багышланган тантанада Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин “Халыклар дуслыгы” музена Гарифҗан Галиев исемен бирергә кирәклеге турында да хәбәр итте. Залга җыелган авылдашлар, кунаклар бу тәкъдимне алкышларга күмеп җавап кайтарды. “Музей төзеп, Гарифҗан ага үзенә генә түгел, ә авылдашларына да һәйкәл салды. Төрле милләт балаларының дус яшәвенә ул үз өлешен кертә,” – диде авыл башлыгы. Гарифжан Галиев  1927нче елнын 29 мартында Арбор авылында доньяга килә. Гарифҗанга җиде ай тулгач, гаиләгә яңа урынга кученергә туры килгән. Шул елларда чыккан канун нигезендэ Арбор авылынын 20дән артык гаилә карурманны чистартып, чәчүлек җирләр әзерләп, йортлар салып яңа Каенсар дип исемләнгән авылга нигез салалар. Гарифҗан абый бик яшьтән ачлыгын да, юклыгын да, авыр хезмәтен дә татып үсә, мәгәр ул вакыттагы газапларны искә алырга яратамаса да, күңел түрендә шул ел михнәтләре мәңгегә уелып калган. Ачы ятимлекне дә бик иртә татырга туры килә аңа, әмма гыйлемлеккә омтылу теләге көчәйгәннән-көчәя генә бара. Субаш мәктәбендә хәреф танырга өйрәнсә, ә Түнтәр  7 еллык мәктәптә укыганда тарих фәненә мәхәббәте кабына... Бөек Ватан сугышы яңа сынаулар алып килә. Авылның барлык атлары, көчле егәрле ир-атлар барсы да сугышка алына. Картлар, яшүсмерләр, хатын-кызлар балалар кырда, урман кисү кебек авыр эшләргә җәлеп ителә. Гарифҗан да бер ел урман кисә, ә аннары Мари Карлыганына рус мәктәбенә укыртга китеп бара. 17 яшь тулар-тулмас яшүсмер егетнең үз теләге белэн сугышка китеп баруына сәбәпләр шактый була... Дүрт  ел буе Кызыл армия сафларында хезмәт итә ул. ИЛ-2 самолетында радист-укчы булып Манчжурия территориясендә япон самурайларында булган сугышларда катнаш, яралана 9 ай госпитальдә дәвалана. 1948 елда гына армия хезмәтен тәмамлап, туган ягына исән-имин кайтып җитә... Тыныч тормышта Чепья урта мәктәбендә җәмгыят белеме һәм тарих фәннәре укыта башлый. Гарифжан Галиевич белән озак еллар бергә эшләгән, хәзерге вакытта Балтач  районы кино челтере җитәкчесе  булып эшләүче Радик Михайлов та остазы турында җылы хатирәләрен яңарта. Аны районның легендар шәхесе, дип атый. “Безнең музей белән Америка галимнәре дә  кызыксына. Монда килеп үзләренең фәнни хезмәтләренә мәгълүматлар җыеп китүчеләр дә булды.  Димәк, Гарифҗан абый зур көч куеп башкарган хезмәтләрне чит илләрдә дә таныйлар. Олы яшьтә булуына да карамастан Гарифҗан Галиев гел эзләнүдә, гыйлем туплауда, экспозицияләрне яңартып тора. Музей - тере организм  бит ул. Яңартып тормасаң кызыксынучылар булмаячак. 90 яшенә җитсә дә дилбегәне кулында нык тота. Аның абруена ышыкланып әле музебызны тагын да заманчалаштырырга исәп тотабыз", - ди ул. Музейга нигез салынуның беренче елларын да искә төшергәндә  Гарифҗан агай болай диде: "Җиңүнең 20 еллыгы якынлашкан вакытта, барлык мәктәпләрдә юбилей датасына багышланган почмаклар булдырырга кушылды. Безнең мәктәптә дә шундый музей барлыкка килде.  Мәктәптә 5 тарих укытучысы эшли иде бу вакытта. Алар арасында иң яше һәм иң куәтлесе дип, мине аның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Минем үземдә фронттан кайткан 133 төрле предмет бар иде. Нәкъ шулар беренче экспонатлар булды да.   Фронт хатларын, документларны барлый-туплый башлый, туган як тарихын өйрәнү буенча тарихи түгәрәк булдырдык. Археологик эзләнүләр музейны күп кенә экспонатлар белән баета төште. Музей фондында тупланган әйберләрнең 97 проценты – Чепья урта мәктәбендә белем алган 42 авыл малайлары һәм кызларының хезмәте инде ул. 50 ел эчендә без 22 меңнән артык экспонат җыйдык. Безнең дәрәҗәбезне хәзер Казан да, Мәскәү дә таный. Безнең музей дөньяның 26 иленнән кунаклар кабул итте, 3 илнең илчесе бездә булып китте!" Музейда бүген 10 экспозиция залы исәпләнә, дидек. Зур урынны Гражданлык һәм Бөек Ватан сугышы  белән бәйле материаллар алып тора. Шул исәптән, Балтач районында туып-үскән Советлар Союзы геройлары, сугыштан соңгы елларда авыл тарихында эз калдырган шәхесләр турында мәгълүматлар зур җылылык белән саклана. Авыл хуҗалыгында, җитештерүдәге хезмәткә багышланган экспозицияләр дә аерым ихтирамга лаек. Һәр эшнең үз фанаты булганда гына нәтиҗә көтү урынлы. Г.Галиев кебек мөхтәрәм оештыручылар барында, туган җир, кече Ватан төшенчәләре мөккәммәл мәгънә ала. Үз кулы белән һәр истәлекне барлап, саклап торучы, алар хакында яшь буынга фидаиләрчә хәбәр бирүче, димәк, үкәннәрне киләчәк белән тоташтыручы “аяклы тарих”ларыбызга мең рәхмәт! Гарифҗан агайга исә, баш ияргә бурычлыбыз дип беләм, чөнки дәһшәтле елларда шул туфракны кулына корал тотып яклаудан тыш, ул Тарих Йортын торгызган кеше. Ә музейның мәшәкатен аны оештырып яшәткән кеше үзе генә белә. Саваплы эшкә җаны-тәне белән бирелгән хөрмәтле Гарифҗан ага – Балтачның бәхетенә туган зат!

Мөршидә КЫЯМОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев