Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген төзеде

Әлеге проект хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетына раслауга тапшырылган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аеруча кыйммәтле җир дигәндә, фәнни оешмаларның тәҗрибә-җитештерү һәм югары уку йортларының укыту-тәҗрибә җирләре, муниципаль районда уртача кадастр бәясеннән 50 процентка кыйммәтрәк торган авыл хуҗалыгы җирләре, ягъни ТР Җир кодексының 40.1 маддәсендә телгә алынган махсус билгеләнелгән җирләр турында сүз бара. Бу мәгълүматлар торак пунктларның чиген билгеләгәндә яки үзгәрткәндә, юллар төзегәндә, файдалы казылмалар чыгарганда һ.б. исәпкә алынырга тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев