Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, галимә, шагыйрә Розалина Шаһиева милли алгарыш чоры кабатланачак дип саный

«Фәнни гипотезалар буенча, һәр 500 ел саен үзгәреш,  кабатлану бара, - ди Розалина Шаһиева. - Ә хәзер без башка тормышта яшибез, бик зур тизлектә тәрәккыят итәбез. Шуңа күрә милли алгарыш чоры, әлбәттә, кайтачак. Фаразлый алмыйм, мин сәясәтче түгел,  мин - сәнгать белгече һәм шагыйрә. Ләкин күңелем белән тоям. Бу көннәр һәрбер кешенең күңелендә яши. Яшьләребезнең дә бүгенге техноген чор пәрәвезеннән арынып, күзләре ачылачак бу дөньяга. Һәрбер милләтнең үз хокукы бар. Без сәяси яктан хокуклы, чөнки безнең илдә ике Президент. Менә шуннан файдаланып калырга кирәк. Алгарыш чорында без музейлар төзедек. Казан тәхетен кайтармасак та, Казан таҗының нөсхәсен (күчермәсен) булдырдык. Казан тәхетен күтәреп чыктык». Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиеваның «Мәңгелек гөлләр»е быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Гомерен сәнгать һәм әдәбиятка багышлаган шәхес «Казан» милли-мәдәни үзәгендә татар тарихына багышланган  музейны торгызуда да зур көч куйды. «Музеебыз бөтен дөнья татарларына тәгаенләнгән иде, ләкин инде аңа хәзер модернизация кирәк. Моны хөкүмәт аңлар дигән өмет бар... Бездә дә татар тарихын чагылдырган зур музей булырга тиеш. Музейдан да озын гомерле нәрсә юк! Китап һәм музей - озын гомерле ике әйбер. Алгарыш чоры кайтачак. Реформалар, яңарыш, ургылыш булырга тиеш, ләкин кан коюлар кирәкми,» - ди Р. Шаһиева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев