Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов вафат

Бүген архитектура докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Нияз Халитов вафат булды. Нияз Халитовның улы – блоггер-сәяхәтче Рәйхан Халитов “Интертат” хәбәрчесенә әтисенең үлем сәбәбе яман шеш булуын әйтте.
– Диагнозы якынча бер ай элек ачыкланды. Әтинең бер җире дә авыртмады, шуңа күрә көтелмәгән хәл булды, авыртуы турында беркем дә белмәде. Аны хастаханәгә салып та тормадылар, ракның соңгы стадиясе булгач, дәваларга инде соң булган. Ялгышмасам, яман шеш ашказан асты бизендә килеп чыккан. Рәйхан әйтүенчә, диагнозын белгәч, Нияз Халитов әле аяк өсте йөреп торган, берничә тапкыр хастаханәгә дә барган. – Диагнозын белгәч, нәрсә белән төгәлләнәчәген аңлады инде. Башта йөрде, әмма соңгы көннәрдә инде ятып кына торды, көче юк иде, бернәрсә ашамады да. Шушы соңгы бер айда ул әкренләп бетәшә барды. Әни барысын да сизеп тора иде, күп калмаганын аңлады, диде улы. Рәйхан Халит 2015 елда Һиндстанда сәяхәт иткәндә юл фаҗигасенә тарыган иде. Татарстан Республикасы Президенты тырышлыгы белән аны Казанга алып кайтып дәваладылар. Нияз Халит "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында улына ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткергән иде. Июнь аенда исә Нияз Халит һәм Наилә Әлменова-Халитның “1920-1960 еллар башында Казанның татар архитектурасы стильләре һәм формалары” («Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов») хезмәте бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Елның иң яхшы китабы” бәйгесендә җиңү яулады.
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Интертат
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев