Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты сугыш хатларының төп нөсхәлә­рен укучылар хозурына тәкъдим итте

Фронттан үтә бер җылылык белән язылган хат юллары: солдат һәрбер сүзен соңгысы кебек яза. Чынлыкта хатлар шәхси характердагы ядкәрләр булып саналса да, алар – тарихны өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле чыганак. Бүген архив фондларында өч мең ярымнан артык сугыш хатлары саклана. “Сөеклеләрем минем, әти-әни! Сезгә юл өстеннән генә кәгазьне мылтыкка куеп хат язам. Бу хат­ларның төп бурычы, сезгә үземнең исәнлегемне белдерү. Монда җирле халыкны варварлар талап, байтак җәфа чиккән, гаепсез үте­рү-ату вакыйгаларын сөйлиләр. Тизрәк шул башкисәрләрне бетереп, көлләрен күккә очырып, иркен җиһан, җир шары бер сулыш алыр иде. Сөеклеләрем минем, минем өчен борчылмагыз, улыгыз Атилла”.  Бу – язучы Атилла Ра­сих­ның әти-әнисенә язган хатыннан юллар. Архив фондларында язу­чы-шагыйрь­ләр­нең күп кенә хатлары саклана. Алар бигрәк дә кыйммәтле хәзинә булып санала. Сугыш чорында хат язышып кына аралашу мөмкин булган. Өчпоч­маклы хатлар, открыткалар алышу бик тә популярлашып киткән. Белгечләр аларның төрле характерда булуын әйтә. Гаиләсенә, дусларына язылган, рәсми органнарга мөрәҗәгать иткән­нәре бар. Күргәзмәдә коллектив хатлар да урын алган. Бө­тен язулар цензура тарафыннан укылган. Сугыш барган урыннар, кай тарафка юнә­леш алганлыкны хәбәр итә торган юллар каралтып та куелган. Димәк, конкрет урынны атарга ярамаган. Хатлар арасында шулай ук кыр почтасы аша түгел, кемдер аша ирештерелгәннәре дә бар. Андыйларыннан шактый күп мәгълүмат алырга була.  Сугыш хатларында чын тормыш чагыла. Фронттагылар өйдәгеләрдән хәбәр көтә. Аларга һәр сүз кадерле. Тылдагыларның исә яу кы­рын­дагыларның исән­ле­ген белергә тели. 1945 ел­ның 1 апрелендә бер солдат әнисе һәм сеңлесенә тукыма җи­бәрергә вәгъдә итеп яза. Бу хат 6 апрельдә аның һә­лак булуы турындагы хәбәр белән бергә килә. “Без соңгы солдатны җир­ләмичә, сугыш беткән дип әйтә алмыйбыз. Архивларда сакланган мәгъ­лүматлар күп кенә солдат­ларның язмышын ачыкларга һәм туганнарын табарга ярдәм итә. Күптән түгел Вологда эзтабарлары әнә шундый бер солдатның язмышын ачыклау өчен безгә мөрәҗәгать итте. Ул – Ярославль өлкә­сеннән сугышкан алынган Чистай кешесе Григорий Гришин. Хәзер аның туганнарын ачыклыйлар”, – дип сөйли Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Бу эш озак еллар дәвамында алып барыла. Солдат хатларын өйрәнүне дәвам итү мәсьәләсендә академик Индус Таһиров та үз фикерен җиткерде. “Хатлар архив эшчәнлегендә аерым фонд булып өйрәнелә. Кешеләр­нең уй-хисләре, эчке борчылулары, кайгы-сагышлары чагыла анда. Бу эшне башка төбәкләр һәм республикалар белән бергә алып барыр­га кирәк”, – диде ул. Әлфия ханым Әлфия Шамова хезмәт­ләрен санасаң гына да, бу өлкәдә күпме эш эшләнгәнен аңларга була. Ул, фронттан язылган хатларны өйрәнеп, “Сугыш уты белән өтелгән язмышлар” китабын ике томда бастырып чыгара. 600 һәм 400 битлек шактый зур кү­ләмдәге хезмәт бу. Ул монда татар язучыларының 1220 хатын тәкъдим итә. Кайсы сугышта катнашкан һәм кайда һәлак булган, яки исән кайткан язучының тормыш юлы турында Әлфия ханым биш бармагы кебек яттан белә. Үз йөрәге аша кичермәсә, мо­ның кадәр тау хәтле эшне башкарып чыгу мөмкин дә булмас иде. Кызыксынучан ке­ше буларак, ул әле һаман яңа фотосурәтләр, яңа де­таль­ләр эзләп таба. Муса Җәлилнең Гази Кашшафка яз­ган, Фатих Кәримнең гаилә­сенә юллаган хатлары турында берничә сәгать буе сөйли ала ул. Язучы Габдрахман Әп­сәләмов фронттан Әлфия апаның гаиләсенә – бабасына хат яза, чөнки ул аларда фатирда торган була. Ә менә әтисе – сугыш чоры корреспонденты Авзал Шамовның хатлары Әлфия ханым өчен бигрәк тә кадерле. “Авзал Ша­мов өч сугышта катнашкан. Төрле фронтлардан күп кенә очерклар язган хәрби корреспондент илгә 1946 ел­ның маенда гына әйләнеп кайткан”, – дип сөйли ике орденлы батыр әтисе турында Әлфия ханым. Яшел Үзән районының Татар Танае авылында туып үскән егеткә Калининград, Балтыйк буе фронт­ларында булырга, Кенигсберг, аннан илнең көн­чыгышында Монголия, Кытай, Японияне азат итүдә катнашырга туры килә. “Әти бик күп хат язган. Гаиләсенә дә, дусларына да. Без язган хатларны кире фронттан да алып кайтты ул”, – ди сөйли Әлфия Шамова. Бу көннәрдә ул фронт газеталарын өйрә­нү белән мәшгуль. “Бер өле­шен эшләп чыктым. Татар телендә фронт газеталары чыга башлауга быел 75 ел тула. 19 фронтта барлык милләт вәкилләренең 64 газетасы чыккан. Шуның 16сы – татар телендәге басмалар. Шул газеталардан язучыларның моңарчы билгеле булмаган фотоларын эзләп табам”, – дип дулкынланып сөйли ул. Һәркем катнаша ала Архивчылар әнә шул тарихны чагылдырган хатларны теркәү, аның фотокү­чер­мәсен алу, текстын электрон рәвешкә күчерү эшен киң җә­ел­дермәкчеләр. “Бу проект 28 апрельдән башланып китте. Татар һәм рус те­лендә язылган фронт хатларын өй­рәнәбез. Татар те­лен­дәге күп­челек хатларны га­рәп гра­фикасыннан кирилицага кү­черәбез. Шунда ук хат­лар­ның төп нөсхәләрен дә кү­рергә мөмкин булачак. Моны Татарстан архивы сайтыннан һәркем кереп карый ала һәм бу эштә үзе дә катнашып, фронттан язылган шәх­си хатларны укучы һәм өйрәнүче­ләр хозурына тапшыра ала”, – дип сөйли архив документларын куллану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Мөстә­кый­мов.

Белгеч­ләрнең яңа проектка алынулары юкка түгел. “Бүген фронт хатларын архивчылар, музей хезмәткәр­ләре, мәктәп музейлары һәм коллекционерлар туплый. Алар елдан-ел азая бара. Шәх­си хатлар – гаиләдә дә кадерле ядкәр. Шуңа да электрон формада теркәү – уңыш­лы эшләрнең берсе булыр иде. Аларның бүген күчер­мәлә­рен алып калырга иде. Сугыштан килгән хатларны туплау белән бер­рәт­тән сугыш чоры ба­лала­рының истәлек­ләрен дә язып алырга кирәк. Аларның саны да кими бара. Киләчәктә язма истәлекләр булмаса, балаларыбызга нәр­сә җитке­рербез соң?” – диде архив эшчәнлеге үсеше һәм мәгъ­лүмати хез­мәтләр бүлеге җитәкчесе Гөлфия Садретдинова, дәү­ләт һәм районнардагы архив эшчәнлеге белән таныштырып. “Бу эшне хупларга гына кирәк. Халыкта әле бик күп хатлар бар. Аларны өйрәнү, теркәү зур эш булыр иде. Без сугыш ха­тирәләрен хәтердән берничек тә җуя алмыйбыз”, – диде Татарстан Фәннәр акаде­миясе академигы Индус Та­һиров, сөйләшүгә нә­тиҗә ясап.

Рәсимә Муллаянова, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев