Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районы Олы Болгаер авылының игелекле уллары чишмәгә яңа сулыш өрде

Салкын кизләү яңа төсмер алып, олы юлдан узып баручы һәркемне татлы суыннан авыз итәргә чакыра, дип яза “Йолдыз газетасы”.

– Без – чишмә суы эчеп үскән, чишмә суы белән тәрбияләнгән буын. Әниләребез язгы ташу вакытымы, кышкы буранмы, көянтә-чиләкләрен иңнәренә асып, чишмәгә суга баралар иде. Чишмә суының сихәтен, тәмен шуңа да яхшы аңлыйбыз. Әлеге чишмәне дә олы йөрәкле әниләребез рухына багышлап ясадык. Догабыз булып барып ирешсен, – ди изге эшне башлап йөрүче һәм матди чыгымнарны үз өстенә алган Әнсар Галиев.

Салкын кизләү бүген танымаслык булып үзгәргән. Тирә-юне бизәкле тимер рәшәткәләр белән тотып алынган, юлларына заманча брусчаткалар җәелгән, юлдан төшүчеләр өчен уңайлы баскыч ясалган. Чыгышы чистартылган, улагы төзек, самовар, милли бизәкләр һәм изге ай да үзенә тартып тора.

Чыгышы белән Олы Болгаердан булган, бүген Апас, Арча, Кукмара, Биектау, Кама Тамагы районнарында гомер итүче ир-атлар чишмәне төзекләндерү эшенә үз өлешен керткән. Әнсар, Айдар, Хәлим Галиевлар, Илгиз Зиннәтуллин, Анатолий Кондратьев, Рөстәм Насыйбуллин, Рәис Байкин, Айзат Миңнуллин бер йодрык булып эшне тиз арада башкарып та чыктылар. Изге ай Рәис Байкин тырышлыгы белән эшләнгән. Олы Болгаер авылының Батырлар һәйкәленә һәм зират капкасына, йортына куелган айларны да ул эшләгән.

Олы Болгаер матур табигате, саф күңелле, эчкерсез, гади һәм изге күңелле кешеләре белән данлыклы. Туган авылның кадерен, чишмәләрнең рухи көч, дәрт чыганагы булуын аңлап яшәүче уллары аны тагын да күркәмрәк итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев