Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның 3D-моделе эшләнә

Татарстанда республиканың бөтен территориясенең 3D-моделе эшләнә. Махсус шуның өчен “Татарстан Республикасының цифрлы моделе” проекты эшләтеп җибәреләчәк. Аны Илкүләм технологик инициативаның “Аэронет” юл картасы белән бергә тормышка ашыру ниятләнә. Республика мәйданнарын төшерү өчен 50гә якын пилотсыз аппаратлар җәлеп ителәчәк, модель алар туплаган мәгълүмат нигезендә төзеләчәк. Бу хакта Иннополис университетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Пилотсыз аппаратлар аэрофотосурәтләр мәгълүматлары һәм ГЛОНАСС технологияләре нигезендә Татарстан территориясенең максималь геодезик төгәл цифрлы моделен төзү турында сүз бара. Әлеге мәгълүматлар кадастар кагыйдә бозулар һәм хаталарны ачыкларга; файдаланылмаган яки тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен, су юлларының яр буе полосаларындагы кагыйдә бозуларны табарга; инфраструктур һәм куркыныч объектларны тикшерергә һәм башка бик күп бурычларын хәл итәргә булышачак. Университетта билгеләп үтүләренчә, 3D-модель белән эшләгән вакытта алынган мәгълүматлар, иң беренче чиратта, кадастр өлкәсе, авыл һәм урман хуҗлыгы өчен файдалы булачак. Проектны эшләүдә Иннополис Университетыннан тыш, Росреестр, Роскартография, ГЛОНАСС, “Геоскан” компанияләр төркеме, барлык кызыксынган министрлык һәм ведомстволар катнашачак. Проектның бәясе әлегә аныклана, диделәр университетның матбугат хезмәтендә. Шул ук вакытта проектның Илкүләм технологик инициативаның “Аэронет” юл картасы, Татарстан Республикасы һәм Иннополис университетының үз акчаларына финансланачак дип тә өстәделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев