Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның 2017 ел бюджетына төзәтмә тәкъдим ителәчәк

12 ноябрьгә кадәр Татарстанның 2017 ел бюджетына төзәтмә тәкъдим ителәчәк. Хәзер КПРФ партиясенең республика бүлеге аны эшләү белән шөгыльләнә. Казанның Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәният йортына һәм Питрәч районының Ленино-Кокушкинодагы В.И.Ленин музеена ремонт өчен акча бүлеп бирү турында сүз бара. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына эксклюзив әңгәмәсендә КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов сөйләде.

Искәртеп үтик: 6 ноябрьдә Казанда Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 99 еллыгына багышланган митингта Хафиз Миргалимов Татарстан Президентына Ленин музей-йортына игътибары өчен рәхмәт әйтте һәм Октябрь революциясенең 100 еллыгына Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәният йортын капиталь ремонт ясау үтенече белән мөрәҗәгать итте, митингта катнашучылар идеяне хуплап алды.

"Бүген бу хакта республика комитетында һәм Дәүләт Советында фикер алыштык. Бу максатларга 350-400 млн сум кирәк булачак. Әгәр бюджетка төзәтмә кертелсә, бу Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына республиканың лаеклы өлеш кертүе булачак. Республика булдыру турындагы указны Ленин имзалаган бит. Мин юбилейга әзерлек комиссиясе составына керәм, бу эшкә акча тапсалар искиткеч булачак", - дип билгеләп үтте КПРФ партиясенең республика бүлеге.

"Бу гади бина гына түгел, ә Авиатөзелеш районы мирасы. Ул 50 нче елларда төзелгән. Мин сайлаучылар белән очрашканда паркны төзекләндерделәр, мәдәният йортын да тәртипкә китерәсе иде диделәр. Президент программасы ярдәмендә бөтен республика буенча күпме мәдәният йортын ремонтладылар. Казанга да игътибар итәр вакыт җитте", - дип белдерде республика коммунистлары лидеры.

"Безнең Татарстан Президенты белән эшлекле мөнәсәбәтләр. Мин аңа үтенеч белән бик сирәк мөрәҗәгать итәм. Бары тик, чыннан да, мөһим мәсьәлә булганда гына. Әлегә миңа бер тапкыр да каршы килгәне юк", - дип тә өстәде Хафиз Миргалимов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев