Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанның 2017 ел бюджеты гадиләрдән түгел, ләкин хәзерге заман шартларында республика яшәеше өчен яраклы" - Фәрит Мөхәммәтшин

"Татарстанның 2017 ел бюджеты гадиләрдән түгел, ләкин хәзерге заман шартларында республика яшәеше өчен яраклы", диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты Татарстан парламентының 22 нче утырышында 3 ноябрьдә каралачагын искәртик.

“Бюджет – ул фикерләшми генә кабул ителә торган документ түгел. Профицитны ничек бүлергә дип уйлашкан тук елларда да, хәзерге кебек резервлар эзләгән, алда экономияләү мәсьәләсе торганда да, һәм иң мөһиме – ТР Президентының 2017 елга Парламентка юлламасындагы өстенлекле юнәлешләрне ничек итеп финанслауны хәл итә торган вакытта да фикер алышып эшләдек. Биредә республиканың 30 социаль программасын саклап калу турында сүз”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, Татарстанга акцизлар, керемгә салым буенча салым законнарының үзгәрүен тоярга туры киләчәк.

“Бюджет балансланган. Аның инвестицион өлеше, күрәсең, беркадәр кимер. Ләкин алга таба да без технопарклар, хәрби сәнәгать комплексы предприятиеләренә барлыкка килгән заказлар аша IТ-технологияләрне, нанотехнологияләрне уңышлы үстерербез дигән ышаныч бар”, - диде республика парламенты башлыгы.

Ф.Мөхәммәтшин ачыклык кертеп, бюджет 3 елга түгел, фәкать 1 елга гына планлаштырыла, әмма 2018 һәм 2019 елларга да перспективалы юнәлешләр карала, диде. “Шушы елларга статьялар, чыгымнар һәм керемнәр дикъкать белән каралмый, бары тик төп параметрлар гына. Илнең, шул исәптән безнең субъектның, өчьеллык бюджет системасы үсеше перспективаларын алып барырга кирәк. Бу Стратегия-2030 белән дә бәйле, аның параметрларыннан таймылмас өчен кирәк”, - дип аңлатты ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев