Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Татарстанныкын сайла” форумында татар милли эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин

29-30 июль көннәрендә Казанда “Татарстанныкын сайла” форумы кысаларында уздырылачак II республика фестиваль-конкурсында татар милли әйберләрен күрергә мөмкин булачак. Чара “Казан” агросәнәгать паркында үтә һәм катнашучылар “Каймак”, “Казылык” һәм “Чәк-чәк” номинацияләрендә бүләкләнәчәк. Фестиваль-конкурста катнашучыларны “Ел ачышы” номинациясендә дә бәяләячәкләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның “Милли сәүдә маркасы” генераль директоры Илсур Сафиуллин хәбәр итте. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров билгеләп үткәнчә, форумның максаты — үзебездә җитештерелгән товарны Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүчеләргә таныту. Форум дәвамында Татарстан товарлары белән танышырга килүчеләр барлык ризыкларны да татып карый алачак. “Замана икътисадында сәүдә бик зур урын алып тора. Төбәк тулаем продуктның 15 процентын тәшкил итә. Республикада кулланучылар базарында 300 меңнән артык кеше хезмәт куя. Әлеге чара халыкка бездә җитештерелә торган сыйфатлы яңа продукция белән танышырга һәм товар тәкъдим итүчеләр белән сәүдә үзәкләре арасында әңгәмәләр мәйданына әверелүен телибез”, - диде Руслан Кәбиров. Бу максаттан, сатып алу сессияләре оештырылачак. Форумда 50 дән артык җитештерүче һәм 20 дән артык сәүдә челтәрләре катнашуы көтелә. Моннан тыш, чара барышында Дәүләт алкоголь иснпекциясе тарафыннан кулланучыларга консультацияләр үткәреләчәк. Алар кулланучылар хокукларын яклауга да кагылачак. Илсур Сафиуллин билгеләп үткәнчә, фестиваль-конкурста пластик эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә торган 6 оешма катнашачак. “Милли сәүдә маркасы” генераль директоры “Татар-информ” корреспондентына хәбәр иткнчә, чарада милли һәм Татарстанда җитештерелгән сувенир продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак. “Фестивальдә татар милли киемнәре, татар милли аяк киемнәре, Татарстанда җитештерелгән сувенир продукцияләре тәкъдим ителәчәк. Читтә җитештерелеп, безгә алып кайтып саткан түгел, үзебездә ясалган әйберләргә күбрәк өстенлек бирәбез. Биредә “Татар-мастер”, “Татар чәе”, “Көмеш тылсымы” (“Магия серебра”) товарлары, Әлмира Борһанова киемнәре һәм тагын берничә фирма үз продукциясен халыкка тәкъдим итәчәк”, - диде Илсур Сафиуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев