Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанны куып җитәр өчен Кырымга кимендә биш ел кирәк" - Кырым татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Эйваз Умеров

“Татарстан Республикасы үзенең юлын салды, бүген Татарстанны куып җитәр өчен Кырымга кимендә биш ел кирәк”, – дип фикерләре белән уртаклашты Кырым Республикасының Кырым татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Эйваз Умеров. Кырым башлыгы ярдәмчесе дә булып эшләгән Эйваз Умеров Казанга Кырымның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләүче белгечләрен укыту курсларына алып килде. “Татарстан Президенты тәкъдиме белән 2015 елдан, идарә кадрлары әзерләүгә ярдәм итү йөзеннән, Казанның инновация университетында Кырым белгечләре өчен укытулар оештырыла башлады. Шулай бер төркем укып чыкты инде, быел 20 муниципаль берәмлектә көч куючы 50 кешедән торган икенче төркемне Татарстан башкаласына китердек. Уку 2,5 елга исәпләнгән. Татарстан җитәкчелегенең теләктәшлеге булса, алга таба да Кырым белгечләренең белемен Казанда күтәрүне дәвам итәргә исәплибез. Кырымда идарә кадрларына кытлык көчле”, – ди Эйваз Умеров. Үткән ел магистр дипломы алган 30 белгеч арасында Эйваз Умеров үзе дә бар. Быел Казан инновация университетында читтән торып белем алучы Кырым студентларының 80-90 проценты диярлек кырым татарлары. 21 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк беренче сессиягә килгән студентлар лекцияләр тыңлаудан тыш, Татарстанның дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге белән дә таныша. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында да кунак булды. Конгресс рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров 500 иҗтимагый оешманы берләштергән татар конгрессы эшчәнлеге, татар милләтен борчыган мәсьәләләрне чишү юнәлешендә төбәк һәм муниципаль хакимиятләр белән берлектә тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде. Кырым татарлары Бөтендөнья яшьләр форумы, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы эшчәнлеге турында да мәгълүматлар алды. Татарстанның татар халкы милли үзенчәлеген, телен, динне саклау өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләрнең чишелешен уңай бәяләп, Эйваз Умеров: “Бүген Татарстанның Кырымга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын сизәбез. “Бер үк тырмага басмас өчен”, Татарстанның дәүләт төзелеше, идарә тәҗрибәсе, шул исәптән иҗтимагый оешмаларны үстерү тәҗрибәсен без Кырымда да файдаланырга телибез”, – диде. “Безгә кырым татарларының милли мәсьәләләрен дәүләт дәрәҗәсендә чишә башлау, милли-мәдәни үзенчәлекләрне саклау гына түгел, ә үстерү мөһим, без шуңа омтылачакбыз. Кырым татарлары җитмеш ел дәвамында хыянәтче тамгасы белән яшәде. Хәзер Кырым Россия составында булгач, кырым татарларын реабилитацияләү турындагы указ чыкса да, ләкин әле кайчакта бу канунны ничек файдаланырга белмиләр. Бүген Кырымда мәктәпләрнең, күп дигәндә, 5 проценты кырым татар телен укыта. Элек милли мәгариф энтузиастлар кулында иде. Украина төбәге булганда озак вакытлар милли мәсьәләләргә дәүләт тарафыннан тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәде. Бүген милли мәктәпләр ачыла башлады, ләкин дәреслекләр җитмәү үзен сиздерә. Без әле юлның башында гына, хәзер дәүләт хакимияте белән иҗтимагый оешмалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә этәгеч бирерлек мөмкинлекләр бар”, – дип искәртте Эйваз Умеров.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев