Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанны этник туризм белән дә танытырга була

Соңгы елларда авыл туризмы турында күп сөйләшәбез. Аны билгеле бер ­системага салырга, авыл территорияләренең комплекслы туристик продуктын таныту өчен интерактив карта төзергә, аерым сайт булдырырга, бу эш белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк дибез. Тик нишләптер шул сүздән ары уза алмыйбыз, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Авыл туризмының бизнес өчен файдасы юкмы, әллә ул безнең халык өчен кызыклы проект түгелме? Нишләп бу өлкәдә алга китеш юк? Әлеге сорау белән мин Авыл туризмы төбәкара ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиевага мөрәҗәгать иттем. – Авыл туризмы белән фәкать безнең оешма гына шөгыльләнә. Без дәүләттән акча алмыйбыз, коммерция­ле булмаган оешма саналабыз. Бу зур эштә дәүләт структураларының да катнашуы зарур. Уртак көч белән аны билгеле бер калыпка салырга, закон нормаларына үзгәрешләр кертергә кирәк. Авыл туризмы белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, Туризм комитеты да тиешенчә шөгыльләнми. Ә моның өчен махсус законнар кирәк. Агротуризм буенча закон проекты Дәүләт Думасында 2007 елдан бирле ята. Ул һаман да каралмаган. Белоруссияне мисал итеп күрсәтәсем килә. Анда агротуризм белән унбиш ел шөгыльләнәләр. 2500 комплекс шушы төр эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Аларның 600-700е актив эшләп килә. Авыл туризмы субъекты елга ун доллар база салымы түли. Башка бернинди дә салым түләми. Америкада авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнүче фермер шушы эшкә җәлеп ителсә, шулай ук бернинди дә салым түләми. Бездә исә мескен фермерлардан иң беренче булып салым түләтү максаты тора. Россия буенча авыл туризмы белән актив шөгыльләнүче 11 төбәкне аерып күрсәтергә була. Алар арасында әлегә Татарстан юк. Аның каравы, без аңа омтылабыз. 2015 елдан бирле акрынлап кына шуңа барабыз. Бу башлангыч кына әле. – Агротуризм белән шөгыль­ләнүчеләргә яки бу эшкә алынырга теләүчеләргә берәр ярдәм күрсәтеләме? – Махсус шушы категория өчен дәүләт ярдәме юк. Республика буенча да, федераль дәрәҗәдә дә юк. Грант алып булмыймы дип көн дә диярлек шалтыраталар. Димәк, бу эш белән кызыксынучылар бар. Ә эшне ярдәмнән башка башлап җибәреп булмый. – Авыл туризмын үсте­рүдә төп проблема шул акча булмау гынамы? – Башка проблемаларыбыз да күп. Авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне махсус курс­ларда укыту, аларны стажировкага җибәрү мөмкинлеген эзлибез. Гомумән, киләсе елга Икътисад министрлыгының бер программасы буенча, авыл туризмы үзәген булдыру идеясе бар. Ул үзәк алда әйтеп үткән мәсьәләләр белән дә шөгыльләнер дип уйлыйбыз. Хәл итәсе мәсьәләләр арасында авыл туризмы субъектлары эшчәнлеген легальләштерүне гадиләштерү, аларны зур салымнардан, кирәкле-кирәкмәгән тикшерүләрдән азат итү кебек пунктлар да бар. Бу эштә җирле хакимият органнары да катнашсын иде. Бүгенге көндә авыл туризмын үстерүчеләр үз акчаларына, үз мөмкинлекләренә карап, үз җайлары белән генә яшәп ята. Алар турында белүче дә юк, туристлык фирмалары белән дә эшләмиләр. Туристлык агентлыклары да әзер турпродукт белән генә эшли. Аларның үз таләпләре бар. Ә тегеләре ул таләпләргә туры килеп бетми. Мәскәүдән килгән бер төркем авыл туризмы белән кызыксынды. Аларны Казаннан ерак түгел бер комплекска җибәрергә уйладык. Каршы алырга тиешле як, үзләре белән ашарга алып килсеннәр, дип белдерде. Кемдә ашау юк, кемдә биотуалет, душ юк, кемдә кунып калырга кунак йорты юк, кайбер җирдә интернеты да начар тота. Безнең халык бит «барысы да кертелгән» сервисына күнеккән. Туристның ашарга пешереп тә утырасы килми. Агротуризм белән шөгыльләнүчеләрне дә аңлыйм. Боларны булдырырга әлеге дә баягы грантлар, акчалата ярдәм кирәк. Әллә нигә бер килә торган туристлар өчен махсус аш-су остасы тотарга акчасы юк. Эш аңарда гына да түгел. Махсус бизнес-проект булмауда, бу өлкәдә белем юклыкта, тәҗрибә җитмәүдә дә. Тагын бер категория кешеләр бар: әлеге эшкә алар акчага гына кызыгып тотына. Чынлык­та, ул эш үзен өченче елга гына аклый башлый. Бу әле актив эшләгән очракта гына. Агротуризмга инвесторларның да акча саласы килми, чөнки аның нәтиҗәсен төгәл генә күзаллап булмый. Этник үзенчәлекле авыл туризмы Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай шәһәрләренә туристлар хәзер күпләп килә. Аларны таныту өчен күп көч куйдык һәм алар моны аклады. Бик теләгәндә, Татарстанны этник туризм белән дә танытырга була бит. Без республиканы күпмилләтле төбәк дияргә яратабыз. Нишләп менә шуны туризм өлкәсендә кулланмаска? Миңа калса, авыл туризмы бездә этник үзенчәлекләрне исәпкә алып та үсәргә тиеш. – Белгород өлкәсенә баргач, авыл туризмы белән күп еллар шөгыльләнүче бер кеше белән сөйлә­шер­гә туры килде. Сезгә рәхәт, мәчетләрегез дә, чиркәүләрегез дә бар, дип әйтеп куйды ул. Туристларны шуның белән дә җәлеп итеп була бит. Этник туризм­ның башлангычы юк түгел, бар бездә. Алабуга районының Иске Куклюк авылында зур акчаларсыз гына да кызыклы проектлар эшли алганнар. Анда марилар яши. Мәктәп директоры Иван Мельников һәм аның улы – Аграр яшьләр берлегенең район бүлеге рәисе Николай – мари культурасы музеен ачкан. Анда килгән туристлар атларда йөри, кышын чаналарда шуа. Кара мунчага керә, кәҗә савып карыйлар, утын яралар, талдан кәрҗиннәр үрәләр, халык уеннарын уйныйлар, иҗади ансамбльләрнең чыгышларын карыйлар. Башлангычын Каспий диңгезеннән алган чишмәләре дә бар. Ул дәвалау үзлегенә ия дип ышана авыл халкы. Туристлар авылдан үзләре белән каймак, сөт, күкәй, эремчек тә алып китә. Алар берничә көнгә кечкенә генә йортта да куна ала. Күпмилләтле районнар бездә бик күп. Йөрт туристларны бер авылдан икенчесенә. Бер көндә берничә милләт белән таныша алалар бит. Питрәчтә, әйтик, Керәшен Сәрдәсе, Шәле, Аркатау кебек өч авылны берләштергән маршрут булдыру идеясе бар. Миңа калса, ул бик кызыклы проект, Питрәч Казанга якын булгач, анда куна калу да мәҗбүри түгел. Әмма бу проект әле сөйләшү стадиясендә генә. Әлеге эш белән район администрациясенең дә кызыксынуы кирәк шул, – ди әңгәмәдәшем. Туризм авылны саклап калырга булыша Бөтендөнья туристлык оешмасы мәгълүматларына караганда, авыл туризмы дөнья буенча туризмны үстерүдә төп биш юнәлешнең берсе санала. Европа илләрендә ул популярлыгы буенча, пляж ялыннан кала, икенче урында. Шул рәвешле туриндустриянең 20-30 процент керемен алып тора. ­Россиядә агротуризмның потенциалы 50-60 миллиард белән исәпләнә, әмма ул 20 процентка гына кулланыла. Агротуризм бигрәк тә Иркутск өлкәсендә (анда 210 авыл туризмы объекты бар), Калуга өлкәсе (115) һәм Алтай краенда (110) үсеш алган. Авыл туризмы Франция, Бөекбритания, Голландия, Ирландия, Германия, Испаниядә авылны социаль-икътисади яктан үстерү программасының бер элементы булып тора. Татарстан агробизнес кадрлары белемен күтәрү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Элеонора Хафизова фикеренчә дә, агротуризм авылны саклап калырга, сала кешеләрен эшле итәргә булышыр иде. Авылларда кече фермер хуҗалыклары да аякка басар иде. Моның никадәр мөһим булуын күздә тотып, институт быел авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен махсус курслар ачкан. – Узган ел 30 кеше өчен семинарлар оештырдык. Әмма бу эшнең никадәр җитди һәм күләмле булуын аңлаганнан соң, бер еллык курслар ачарга булдык. Яңа елдан 14 кеше шул курсларда укый башлады. Яңа эшкә тотынганчы, кеше күпмедер мәгълүматка ия булырга тиеш. Кунакханә бизнесы, туризм турындагы законнарны белүләре шарт. Юридик, икътисади, идарә итү, хезмәт иминлеге таләпләре, янгынга каршы тору чаралары, санитария-гигиена нормалары һәм кагыйдәләре, салымнар, җирләрне рәсмиләштерү һәм башка бик күп мәсьәләләр килеп баса алар алдына. Белемнәре булу – бер шарт. Тик эш башларга акчасы да кирәк. Аларга ниндидер ярдәм күрсәтүләрен сорап, моның өчен махсус закон булдыруны сорап, Дәүләт Советына да мөрәҗәгать иттек. Әлегә исә авыл туризмы белән фәкать энтузиастлар шөгыльләнә, – дип сөйләде ул безгә. Законнар кирәк Питрәч районы фермеры Марсель Хәйруллин нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Туристлар өчен атта йөрергә маршрутлар да эшләп куйган. Атта йөрергә өйрәтүче инструкторы да бар. Марсель Хәйруллинның агротуризмны үстерү теләге бар, әмма моңа мөмкинлекләр юк. Авыл хуҗалыгы җирләрендә туристлар өчен кунак йорты төзеп булмый. Дөресрәге, моңа рөхсәт бирә торган закон юк. – Фермер йорты, хезмәткәрләр йорты, инструктор йорты төзелде. Аларны төзергә рөхсәт бирелсә дә, соңрак моның өчен җаваплылыкка тарттылар. Авыл туризмын үстерү өчен иң элек законнар булдырырга кирәк. Финляндиядә минем бер танышым шулай ук атлар тота. Урман эчендәге аланда кунак йорты төзегән, моңа беркем бернәрсә әйтми, әйтә дә алмый, чөнки аны закон яклый. Комплексына 12 чакрым асфальт юл салып куйганнар. Мөмкинлекләр бар, эшлә генә. Ә бездә бер дә уйламаган җирдән проблемалар чыгып кына тора, – ди ул. Баулы шәһәренең «Салават күпере» ял һәм туризмны оештыру үзәге директоры Зөлфия Латыйпова фикеренчә дә, туристларны җәлеп итү өчен иң беренче чиратта инфраструктура булырга тиеш. – Авылны күрергә, гадәттә, шәһәр кешеләре килә. Аларны кунак йорты, душ, бәдрәф булу-булмау кызыксындыра. Авылларда моны булдыру шактый чыгымлы эш. Моңа дәүләттән ярдәм каралмаган. Икенче проблема дип мин туристларны каршы алу культурасы булмауны әйтер идем. Экскурсоводлар җитми безгә. Авылдагы һәр чишмә, тауның үз легендасы бар. Авыл атамаларының барлыкка килү тарихы да кызыклы. Шуларны матур итеп сөйли белүче юк. Чит төбәкләргә баргач, безгә нинди генә кызыклы әйберләр сөйләмиләр. Булганмы ул, юкмы, без авызыбызны ачып шаккатып тыңлап торабыз. Мондый бал бездә генә дигән булып, берәр чәй кашыгы бал каптыралар. Бездә юкмы ул бал, безнеке тәмлерәк тә әле. Ә шуны бренд итеп күрсәтә белмибез. Бездә дә үсә тәмле, хуш исле үләннәр. Ниш­ләп аларны күрсәтмибез. Бу – белемебез сай булудан. Авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен Казанда курслар бар, әмма безнекеләргә анда барып йөрү җайсыз. Казан бездән 360 чакрым ераклыкта урнашкан. Районнарны зоналарга бүлеп, бирегә үзләре килеп укыта алмаслармы икән? Авыл туризмы бездә яралгы хәлендә генә. Ә аны үстерү өчен дәүләтнең ярдәме кирәк. Республикабыз агротуризм өлкәсендә бик перспективалы өлкә югыйсә, – дип сөйләде безгә Зөлфия Латыйпова.
Шәһри Казан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев