Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанны дөньяга әдәбият аша танытырга кирәк"

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте. “Чит илләрдә Татарстан турында мәдәни информация бик аз, - дип саный Миләүшә Хәбетдинова. Татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романы нигезендә мәдәни сүзлек төзергә исәп тотабыз. Бу тәкъдимне венгр тәрҗемәчесе  Андраш Шопронига да җиткердем. Ул Ф.Достоевский, Л.Толстой, А. Солженицын кебек язучыларны тәрҗемә иткән. Шул рәвешчә, рус мәдәнияте сүзлекләрен дә эшләгән һәм аларны фәнни әйләнешкә керткән. Бу әллә ни катлаулы хезмәт түгел. Аяз абый Гыйләҗевнең әсәрен дә шулай фәнни әйләнешкә кертәсе иде. Шопрони татарлар турында “Йәгез, бер дога!” әсәре аша гына беләм, дисә дә, без аңа ярдәм итәчәкбез. Чөнки татар мәдәнияте турында Татарстанда шактый сүзлекләр чыга бит. Венгр, рус һәм татар телләрендә мәдәни сүзлек проектын башлап җибәрсәк, бик яхшы булыр иде. Анда данлыклы шәхесләребезне дә урнаштырыр идек”, ди М. Хәбетдинова.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев