Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның баш онкологы: Соцпакеттан баш тарткан кеше үзен куркыныч астына куя

828 сум күләмендәге компенсация файдасына социаль пакеттан баш тарткан кеше үзен куркыныч астына куя һәм ул дарулар сатып алу өчен үзе акча түләргә әзер.

828 сум күләмендәге компенсация файдасына социаль пакеттан баш тарткан кеше үзен куркыныч астына куя һәм ул дарулар сатып алу өчен үзе акча түләргә әзер. Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч - онкологы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Социаль пакет даруларны бушлай алу мөмкинлеге ул. Кеше сайлау алдында кала: яки ул ай саен 800 сумнан күбрәк акча ала, йә булмаса дару терапиясе алу өчен түләү ихтыяҗыннан үзен страховкалый. Соцпакеттан баш тарту — халыкның сәламәтлеген саклауда төп моментларның берсе. Кеше соцпакеттан баш тартып, үзен зур куркыныч астына куя», - диде онколог.

Пациентлар соцпакеттан күбесенчә ремиссия чорында, авыру чигенгәч баш тарта, диде белгеч.

«Яман шеш белән авыручы пациентларда авыруның кабат башлану куркынычы бар. Һәм пациент соцпакеттан баш тарткан өчен үзен каргый, дару терапиясе белән тәэмин итүләрен сорый һәм үзен билгеле бер проблемаларга дучар итә», - дип искәртте Жаворонков һәм онкология авыруларын дәвалау берничә миллион сумга җитәргә мөмкин дип өстәде.

  • Татарстанда онкология белән авыручы 113 мең кешенең 46 меңе соцпакет ала. Шуларның 41 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, 828 сум күләмендә компенсация алуны кулай күрә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/25/190370/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев