Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстаннан читтә татар мәктәпләре калмады диярлек" - Нәфигулла хәзрәт Аширов

Россиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов Камил Исхаковны Татарстан Президентының Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче ярдәмчесе итеп билгеләүгә мөнәсәбәтен белдерде.

“Камил әфәнде Ерак Көнчыгышта булган вакытта үзен дин ягыннан да, башка яктан да бик хәерле яктан күрсәтте. Минемчә, бу бик зур күрсәткеч. Киләчәктә Болгардагы академиянең чын ислам академиясенә әйләнәчәгенә бер сәбәп булачак дип өмет итәм”, – диде ул.

Аның фикеренчә, Президент ярдәмчесе академияне киң масштаблы уку йорты итү юнәлешендә эшләргә тиеш. “Әгәр академия бөтен татар милләтенә хезмәт кылучы мәркәз итеп танысак, аны киң рәвештә, Татарстан мөселманнары өчен генә түгел, киң күләмдәге мөселманнар өчен хезмәт итәргә тиеш. Шул очракта ул бер гыйльми мәркәз булуы мөмкин. Әгәр аны тормышка ашыручы дини мәркәзләр үзара гына куллана торган булса, үзаралык мәркәзе дип табылса, аның киләчәге мөһим булмый", – ди хәзрәт.

Нәфигулла хәзрәт Аширов Камил Исхаковның яңа уку йортын татар телен саклаучы үзәк итү юнәлешендә эшләргә тиешлегенә басым ясады. “Чынлыкта Татарстаннан читтә татар мәктәпләре калмады диярлек. Республикадан читтә ике-өч буыннан соң татар теле югалырга мөмкин. Татар авылларында да татарча сөйләшүчеләр күп түгел, чөнки бөтен мәктәпләр рус телендә. Шундый мисаллар күренә – татар авылында үскән, татар авылында тәрбияләнгән балаларның татарча белмәгән очраклары бар. Элекке заманда татар авыллары татар телен саклау буенча бер мәркәз кебек иде. Бүген аларның бу роле китеп бара. Эшләр хәзерге кебек дәвам итсә, тел югалуы бар. Бу татар милләтенә үзенең телен югалту зур фаҗига булачак”, – дип борчылуын белдерде ул.

“Күрәсез бит – Кавказда танылган дини мәркәзләр бар. Анда гыйлем алалар, доктор, магистр дәрәҗәләренә җитәләр. Безнең татарларда андый дәрәҗәдәге уку йортлары юк иде. Безнең Камил әфәндене җаваплы эшкә билгеләү бу мәркәзне ким дигәндә Россия күләмендә танылган зур бер дәрәҗәле уку йорты итүгә бер сәбәп булыр дип өметләнәм”, – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев