Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә татар телендә белем бирә торган учреждениеләр өчен махсус "Гасырдан гасырга" яшь буынга тәрбия бирүдә мәдәни мирас" проекты булдырылган

Ул Татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан тормышка ашырыла.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә мәгълүм булды. Журналистлар белән очрашуда катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, әлеге комплект үз эченә танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренең А3 форматындагы портретларын, милли киемнәр төшкән фотосурәтләрне, татар өйләре күренешен, комплектка кертелгән танылган шәхесләрнең тормышына багышланган мәгълүмати китапны алган. Аның тиражы 1 мең данә. Проектны тормышка ашыру 400 мең сумга төшкән. Бюджетның яртысы - Татарстан Икътисад министрлыгы гранты исәбенә, калганын исә татар федераль милли-мәдәни автономиясе акчалары тәшкил итә. Комплектны быел гыйнвар аенда туплый башлаганнар.

“Безнең төп максатыбыз — мәдәниятне, гореф-адәтләрне һәм телне саклап калу. Без бу өч юнәлештә Татарстаннан чит төбәкләрдә булган милли-мәдәни оешмалар белән эшлибез. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ”, - диде Илдар Гыйльметдинов һәм татар телендә белем бирә торган төбәкләр саны Россиядә 34, аларның барысына бергә исәпләгәндә, татар телен укыта торган 1189 белем бирү учреждениесе бар, дип билгеләп үтте.

“Аларның кайберләрндә татар телен якшәмбе мәктәпләрендә укыталар, кайберләрендә өстәмә укытыла. Сыйныфларга килеп кергәннән соң методологик материалларның җитмәве күренә”, - дип билгеләп үтте Илдар Гыйльметдинов. Аның сүзләренчә, комплектны туплауда Искәндәр Гыйләҗев, Ләбиб Лерон, Рубин Абдуллин, Галимҗан Гыйльманов һ.б. – барлыгы 17 белгеч катнашкан.

“Әгәр дә бу проектка төбәкләр тарафыннан ихтыяҗ булачак икән, без алга таба да бу юнәлештә эшләргә, комплектларның санын арттырырырга ниятлибез”, - диде татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе һәм төбәкләрдән заявкалар җыела башлавын ассызыклады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев