Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 5 млрд сумнан артык бурычы җыелган

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Аның сүзләренчә, социаль өлкә учреждениеләренә, күп фатирлы торак йортларга җылылык җибәрү тәмамланган. Җылылык җибәрүне мөстәкыйль хәл итүче офис биналары, сәүдә үзәкләре бар. Бу ягып җылыту сезонына көтелмәгән хәлләр булмаган. Торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкарылган.

"Ягып җылыту сезонында муниципаль берәмлекләр белән мәгълүмат алмашу бара. Резерв җылылык хуҗалыгын формалаштыру өчен барысы да әзер, 260 мең тонна мазут, 250 мең тоннадан артык күмер әзерләнгән. Республикада авария-техник запаслар формалаштырылган, территорияләр буенча складлар бар, алар барлыгы сигез. Аларда запас арматура, торбаүткәргечләр саклыйбыз, аларны аварияләр булганда кулланабыз. Шулай ук электр белән тәэмин итү чыганаклары, бензин һәм дизель генераторлары бар. Ягып җылыту сезоны тыныч узар дип өметләнәбез. Ягып җылыту мәсьәләләре буенча тәүлек буе 231-14-10 телефоны аша диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип сөйләде Алексей Фролов.

Яңа Савин районында җылылык трассасы салына дип белдерде. "Элекон" заводы тирәсендә дә шундый ук эшләр алып барыла. Якындагы торак йортларга җылылык иске схема буенча биреләчәк.

Ай саен бурычлар буенча мониторинг алып барыла дип белдерде спикер. Бүгенгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 5 млрд 100 млн сум тәшкил итә. Бурыч 2005 елдан идарәче компанияләр эшчәнлеге чорыннан җыелган. Шул ук вакытта хезмәтләр өчен түләүләрнең 98 проценты җыела. Күп кенә проблемалы муниципаль берәмлекләрдә вазгыять яхшы якка үзгәрә. Шулай да 2 процент түләмәүчеләр бурычы җыелып зур суммага әйләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев