Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлыларның 90% артыгы башка милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәттә

Республикада милләтара багланышларны уңай бәяләүчеләр өлеше 81,3 процентка туры килә. Тикшеренүләр нәтиҗәсе турында Татарстан Мәдәният министрлыгында ТРда Милләтара һәм этникара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркем утырышында министр урынбасары Гүзәл Шәрипова сөйләде. Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстанда милли сәясәт дәүләт программаларын тормышка ашыруда төп башкаручы булып тора. Шәрипова хисабы буенча, әлеге проблемага багышланган чарада 8 мең кеше катнашкан. Тарихи монографияләр басыла, студентларның археология отрядлары эшли, фольклор—этнографик экспедицияләрдә булалар, фәнни-гамәли конференцияләр, фестиваль, концертлар үткәрелә. Быел милләтара багланышлар өлкәсендә эшләүче белгечләр укытуга зур игътибар бирелгән. Тулаем алганда, дәүләт программаларын тормышка ашыруны докладчы тиешенчә дип бәяләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев