Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлыларның 79,6% республика лидерының эшен уңай бәяли

Татарстан социологлары тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшчәнлекләре турында уңай бәяләмәләрнең югары булуы теркәлгән. Татарстанлыларның 79,6 проценты республика лидерының эшен уңай дип бәяли. Дәүләт башлыгы эшчәнлеге турында татарстанлыларның 84,3 проценты уңай фикер белдергән. Бу хакта Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсендә әлеге уку йорты карамагындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы җаваплы сәркатибе Андрей Большаков “ФОМ-Татарстан” иҗтимагый фикерләр тикшерү нәтиҗәләренең квартал йомгакларын игълан иткәндә белдерде. “Саф” электораль рейтинглар буенча беренчелек дүрт парламент партиясендә: респондентларның «Бердәм Россия»не 66,3 проценты, КПРФны 15,1 проценты, ЛДПРны 8,9 проценты, «Гадел Россия»не 5,3 проценты хуп күрә. Калган партияләрнең рейтинглары 1 проценттан артмый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев