Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлыларны "Учук" бәйрәменә көтәләр

24 июнь көнне Иске Суркин авылында ТР Кама буе чувашларының VI ачык “Учук” фестивале уза. Чараны Иске Суркин авыл җирлеге белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм аның Әлмәттәге вәкиллеге оештыра. Фестиваль 6.00 сәгатьтә башлана. Программада: “Яңгыр боткасы” йоласы, фестивальне ачу, фольклор коллективлар катнашында яшьләр уеннары, халык җырларын башкару, чуваш эстрадасы артистлары чыгышы.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев