Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлылардан "Казан каймасы" турындагы истәлекләре белән уртаклашу сорала

Бөек Ватан сугышы башланган 1941 нче елда Татарстан территориясенә фашист танкларын кертмәү өчен “Казан каймасы” саклану корылмасы төзелеше вакыйгасын мәңгеләштерергә телиләр. Шул уңайдан, кичә Татарстан Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев республиканың муниципаль берәмлекләре белән видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова төп доклад белән чыгыш ясап, “Казан каймасы” турында мәгълүмат җиткерде. Окоп казу, төзелеш эшләре 1941 елның 13 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр зәмһәрир салкыннар шартларында алып барылган.

Ирада Әюпова “Казан каймасы” төзелешенә өлеш керткән кешеләрнең тулы исемлеге булмавын билгеләп үтте. “Безгә бу вакыйгаларда катнашкан һәркемне белү, хәтердә тоту мөһим”, - диде ул. Ирада Әюпова әйтүенчә, “Казан каймасы” төзелешендә якыннары, туганнары эшләгән һәркем социаль челтәрләрдә #ТатарстанВОВ, #КазанскийОбвод хештэгы белән шушы вакыйга турында истәлекләр турында яза ала. “Катнашучыларның хатирәләре республикада булган архивларга бик яхшы өстәмә булачак”, - диде ул.

Ирада Әюпова Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә дә “Казан каймасы”н мәңгеләштерү буенча эшләр оештыруны йөкләде. Васил Шәйхразиев аның сүзен җөпләп, саклану корылмасы төзелгән районнар территорияләрендә шушы вакыйга турында сөйләгән урыннарны саклап калу өчен тырышырга кирәклеген ассызыклады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев