Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлылар "Тамчылар" дип исемләнгән яңа фәлсәфи спектакльне тамаша кыла алачак

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры табигатьтә су әйләнеше турында “Тамчылар” исемле фәлсәфи әкият чыгарды. Спектакльне кабул итү утырышында “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты. “Тамчылар” – “Яңа татар пьесасы - 2016” бәйгесендә җиңгән пьеса. Авторы, ягъни, пьесаның драматургы да, спектакльнең режиссеры да - Нәфисә Исмәгыйлева. Спектакльне “Әкият” курчак театрының татар труппасы чыгарды. Рәсссам – Екатерина Спиридонова. Композитор – Юрий Чаплин. Спектакльдә бөтен татар труппасы катнаша. Курчак театрларында тамашачы курчаклар белән бергә артистларның үзләрен дә күрә иде – соңгы елларда шундый спектакльләр куела. Ә Нәфисә спектаклен “артистларсыз” гына куйган, ягъни, кара киемле артистларны тамашачы бөтенләй күрми. a   Сәхнәдә – болытлар һәм тамчылар гына. Төп геройлар – шул тамчылар. Аларда балаларда булган бөтен сыйфатлар да бар - шаяннар, кызыксынучаннар, батырлар һәм берсе бераз гына куркак та... Тамчылар болытлардан туып, җиргә сикерәләр, парга әверелеп кабаттан күккә күтәреләләр. Салават күпере өстендә уйныйлар, болытларга утырып дөнья буйлап сәяхәт итәләр. Пресс-показ спектакля "Капли" “Тамчылар”ны балалар өчен “Әйләнә-тирә дөнья” мәктәп дәреслеге өчен өстәмә материал булудан башлап, яшәеш турында фәлсәфи әсәр итеп тә кабул итергә мөмкин - нәни шаян тамчылардан җирдә тормыш ярала – агачлар үсә, чәчәк ата; кошлар кавыша һәм нәни кош баласы аваз сала. Пресс-показ спектакля "Капли" “Әкият” курчак театры режиссеры Людмила Дьяченко бу спектакльне “Тормыш гимны” дип бәяләде. Казан яшь тамашачы театрның баш режиссеры Ренат Әюпов спектакльне кабул итү утырышындагы чыгышын яшь коллегасына киңәшләр бирүдән башлады. Спектакльнең кульминациясе буенча кайбер төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече Айгөл Габәши спектакльне “аналарча җылы спектакль” дип бәяләде һәм аны “тиктормас балаларга өчен түгел, акыллы, тәртипле һәм хыялый балалар өчен” диде. Утырышта катнашучыларның барысы да артистларның уенын югары дәрәҗәдә дип билгеләп үттеләр. Аларның профессиональлеген, сәхнәдә могҗиза тудыра алуларын ассызыкладылар. Спектакльне сәнгать советы бертавыштан кабул итте. “Тамчы”ларның премьерасы 2 июль көнне 11.00 сәгатьтә “Әкият” курчак театрының Кече залында була.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев