Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлылар гыйнварда сигез көн ял итәчәк

Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына киләсе елның гыйнварында яллар саны мәсьәләсендә ачыклык кертүне сорап күп мөрәҗәгать килә. Шуңа күрә ведомство сайтында бу мәсьәләгә ачыклык кертелгән белешмә урын алды. Аның буенча татарстанлыларга гыйнварда 8 көн ял итү мөмкинлеге булуы күренә. Россия Хезмәт кодексы буенча гыйнварда эшләми торган бәйрәм көннәре дип 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар санала. Бу график буенча 1 гыйнвардан 6сына кадәр һәм 8ендә – яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме. Моннан тыш, Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 4 августындагы “2017 елда ял көннәрен күчерү турында”гы күрсәтмәсе буенча, яңа ел кергәч ял көннәре 1 гыйнвар якшәмбесеннән 24 февраль җомгасына күчерелә, 7 гыйнвар шимбәсеннән - 8 майдагы дүшәмбегә. “Шул рәвешле, 2017 елда 5 көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар ял көннәре булачак”, - дип билгеләп үттеләр республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев