Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк

Татарстанлыларны, барлык Россия халкын кебек үк, дүрт ял көне көтә. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 9 май – Җиңү көне - эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Моннан тыш, эш көне булмаган бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалану максатыннан, Россия хөкүмәтенең 2016 елның 4 август карары нигезендә 7 гыйнвар – шимбәдәге ял көне 8 майга, ягъни дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7, 8 һәм 9 май көннәре ял көннәре булып санала.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев