Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанга "РФ Саклык банкы" ГАҖ идарә рәисе килә

Бүген Татарстанда “РФ Саклык банкы” ГАҖ идарә рәисе Герман Грефны көтәләр. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Көннең икенче яртысында Герман Греф, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Googleның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге стратегик партнерлык буенча президенты Карло д`Азаро Бьондо ТРда “Бизнес-класс” проектына нәтиҗәләр чыгарачак.

Тантана Казанның IT-паркында була. Чара азагында матбугат конференциясе дә тәгаенләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев