Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанга илаһият белгечләре җыелды

3-5 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Рухи Ефәк юл: Иҗат. Берләшү" II халыкара  фәнни-илаһият белеме конференциясе бара. Бүген "Корстон" мәдәни күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә дини форум үз эшчәнлеген дәвам иттерә.
Халыкара проектта Россиянең дин әһелләре, мөфтиләр, илаһият белгечләре, Россия, Кытай, Казакстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан мәселман оешмалары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәр катнаша.
Конференциядә катнашучылар берничә секциягә бүленеп эшләячәк. Шулай ук проект барышында түгәрәк өстәл оештыру да каралган. Бу конференция Россия, Кытай, Үзәк Азия мәмләкәтләре һәм Европа илләренең дини идарәләре, шулай ук дини оешмаларының үзара хезмәттәшлек итү мәйданы булып тора. Анда заманның көнүзәк мәсьәләләренә уртак караш булдыру күздә тотыла.  Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшүдә тәҗрибә алмашалар. Конференциядә ислам дине тынычлык дине буларак карала. Дин белгечләре яшьләрне гадилек, дуслык һәм дини түземлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрендә тәрбияләү турында фикер алыша.
Мәгълүм булганча, фәнни илаһият белеме конференциясенең беренчесе 2016 елның июль  аенда Кытайның  Өремче шәһәрендә узган иде.
Халыкара проект  Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин башлангычы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев