Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанга Германия галимнәре килә

Бүген Татарстанга Германия-Россия проектлары кысаларында Тарандт шәһәреннән Дрезден техник университетының урман бүлеге галимнәре килә. Мәртәбәле делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршы ала. Бу көнне алар Казан аграр университетында да була, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Татарстанда ике фәнни-тикшеренү проекты гамәлгә ашырыла: “Татарстанда LesPlan урман плантацияләре булдыру һәм файдалану”, “Ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү - OMSK”.

Россия ягыннан проектта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Саба һәм Кайбыч урманчылыклары катнаша.

Беренче проект кысаларында тиз үсә торган тәҗрибә агачлары утырта башлау, аннары усак, карагай, каен һәм тирәкнең төрле төрләреннән “сәнәгать” плантацияләре булдыру ниятләнә. Икенче проект ботаклы имән һәм вак яфраклы юкә агачларын ясалма утыртканда орлык санын оптимальләштерүгә юнәлтелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев