Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанга эшлекле сәфәр белән Сәмәрканд өлкәсе делегациясе килде

Сәмәрканд өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хакиме (үзбәкчә - Хоким) Химмәт Окбутаев белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә очрашты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. Делегация вәкилләре, “Алабуга” икътисадый зонасында булып, инвестицияле проектлар һәм әлеге җирлекнең (Алабуга муниципаль районы) инфраструктурасы белән танышты. Алар Иннополис ИТ-шәһәрен, Яр Чаллыда урнашкан“КамАЗ” заводының җитештерү мәйданчыкларын карады. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Хокимом Самаркандской области Химматом Кучкаровичем Окбутаевым. Фото: Михаил Фролов Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы хезмәттәшләренең хәзер бирегә килүе Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәте кысаларында Татарстан белән Узбәкстанның хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде. Татарстан белән Үзбәкстанның үзара бәйләнеше 1993 елда имзаланган сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара килешү нигезендә бара. Рөстәм Миңнеханов узган ел Татарстан һәм Үзбәкстан сәүдә әйләнеше күләме 50 миллион доллардан артык булуын әйтеп узды. Ләкин күләмне тагын да арттыру, күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр барлыгын искәртте. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Хокимом Самаркандской области Химматом Кучкаровичем Окбутаевым. Фото: Михаил Фролов Очрашу барышында Татарстан Президенты республиканың кыскача икътисадый вәзгыятенә бәя бирде, сәнәгать, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мөһим проектларны атады. Ул мәдәният һәм мәгариф өлкәсе буеча Татарстанның Үзбәкстан белән үзара бәйләнеше үсештә булуын, иҗади коллективлар белән алмашуны, Мәдәният көннәре уздыруны билгеләп утте. «Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан 2 меңгә якын студент белем ала, без, аларның саны артса, шат кына булырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясенә 9 меңнән артык кеше керә, алар республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, спорт һәм туризм өлкәсендә дә элемтәне киңәйтергә яхшы алшартлар бар. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Хокимом Самаркандской области Химматом Кучкаровичем Окбутаевым. Фото: Михаил Фролов Үз чиратында Сәмарканд өлкәсе Хакиме Химмәт Окбутаев Татарстандагы хезмәттәшләренә аны җылы кабул итүләре һәм эчтәлекле таныштыру программасы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның белдерүенчә, Татарстанда әлеге очрашу Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиевның Россиягә планлаштырылган дәүләт визиты алдыннан (ул агымдагы елның апрелендә булыр дип ниятләнелә) үткәрелгән. Ул әлеге очрашу илләр арасындагы мөнәсәбәткә яңа этәргеч бирер һәм үсеш алыр дигән өметтә. Очрашу ахырында Сәмарканд өлкәсе Хакиме Химмәт Окбутаев Татарстан Республикасы белгечләрен һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстанга чакырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев